Балтач районы форумы

Балтач районы, авыл хуҗалыгы, яшьләр үзәге, кешеләр тормышы...

  • Вы зашли как qdb
  • Ваш последний визит: Сегодня 23:10:18

#1 2008-03-24 01:10:23

Сынык-Санак
Әдминистрәтер
Откуда: Балтач
Зарегистрирован: 2007-08-18
Сообщений: 561
Профиль  E-mail  ЛС  Вебсайт

Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Белмим... Менә минем бердә ышанасы килми, әмма ышанмасам алла башыма сугыр дигән уй барлыкка килә.... smile
Белмим инде үлгәч бәлкем мин тәмукка эләгермен, ышанмаганга, дин тотмаганга һәм башка явызлыкларым өчен...
Мин уйлыйм кеше ул биологик зат һәм бетте. Яши-яши дә берәр якты көнне улә дә китә. Үлүнең бик күп сәбәпләре булырга мөмкин. Тулылап әйтсәң кешенең организымы туза һәм эшләүдән туктый.
Кеше үлгәч инде ул таркала, һәм шуның белән ул кеше яшәүдән туктый. Үзе белән ул барлык идеяларын, ничә еллар туплаган белемен алып китә. Шуның белән шул. Вакыт бит ул чаба да чаба, бер вакытта да туктап тормый. Бездә берәр кайчан булса да китербез бу якты дөнҗялардан, кем күпме яшәр, белеп булмы, барысы да үзебездән тора, кем ничек итеп узенең органнарын саклый, шуннан гына тора. Һәер Алла безгә күпме гомер биргән дип тә уйлаучылар бардыр. Шулай ук фаҗигалар белән дә гомерләре өзелергә мөмкин кешенең, ансыннан инде беребез дә сакланмаган.


Авылдашларымның киләчәктә дә укымышлы һәм һөнәрле булачагына ышанып,
Балтачка бәхетле язмыш телим!

Неактивен

#2 2008-03-24 01:14:54

Лэйсэн
Кыланчык чыпчык
Откуда: Атнинский район
Зарегистрирован: 2007-08-18
Сообщений: 409
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Брррр!!!! Ранил, алай ук бик бетерешмэ инде син! Мин, мэсэлэн, улем белэн барысы да бетэчэк, дигэн уй белэн ТАМЧЫ ДА килешэсем килми! sad

Неактивен

#3 2008-03-24 01:59:56

Тимур
Кардәш
Откуда: Казан-Азнакай
Зарегистрирован: 2007-12-09
Сообщений: 341
Профиль  E-mail  ЛС  Вебсайт

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Сынык-Санак написал:

Белмим... Менә минем бердә ышанасы килми, әмма ышанмасам алла башыма сугыр дигән уй барлыкка килә.... smile
Белмим инде үлгәч бәлкем мин тәмукка эләгермен, ышанмаганга, дин тотмаганга һәм башка явызлыкларым өчен...
Мин уйлыйм кеше ул биологик зат һәм бетте. Яши-яши дә берәр якты көнне улә дә китә. Үлүнең бик күп сәбәпләре булырга мөмкин. Тулылап әйтсәң кешенең организымы туза һәм эшләүдән туктый.
Кеше үлгәч инде ул таркала, һәм шуның белән ул кеше яшәүдән туктый. Үзе белән ул барлык идеяларын, ничә еллар туплаган белемен алып китә. Шуның белән шул. Вакыт бит ул чаба да чаба, бер вакытта да туктап тормый. Бездә берәр кайчан булса да китербез бу якты дөнҗялардан, кем күпме яшәр, белеп булмы, барысы да үзебездән тора, кем ничек итеп узенең органнарын саклый, шуннан гына тора. Һәер Алла безгә күпме гомер биргән дип тә уйлаучылар бардыр. Шулай ук фаҗигалар белән дә гомерләре өзелергә мөмкин кешенең, ансыннан инде беребез дә сакланмаган.

Нэрсэ дэ булган бугай синен белэн, эллэ кызлар белэн бер-бер хэл булдымы тагын? smile


Лейсан@ минеке,кагылмагыз!
минем аулак почмагым.
Я в контакте.

Неактивен

#4 2008-03-24 02:08:28

Сынык-Санак
Әдминистрәтер
Откуда: Балтач
Зарегистрирован: 2007-08-18
Сообщений: 561
Профиль  E-mail  ЛС  Вебсайт

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Тимур написал:

Нэрсэ дэ булган бугай синен белэн, эллэ кызлар белэн бер-бер хэл булдымы тагын? smile

Нигә инде сразу кызлар...?
Минеп бу дөньяда яшәешнең мәгънәсен табасы килә иде.... Менә шуңа күрә дә яздым.

Һәм нәрсәгә тагын, моңарчы берәрә нәрсә булганын белә идең штули?... smile


Авылдашларымның киләчәктә дә укымышлы һәм һөнәрле булачагына ышанып,
Балтачка бәхетле язмыш телим!

Неактивен

#5 2008-03-24 10:51:00

Aрслан-Гречкин
Генерал
Откуда: КАЗАНЬ
Зарегистрирован: 2008-02-07
Сообщений: 74
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Ранил ,син хаман систематиканы анламыйсын инде - To live for pleasure- и все... не парься и живи в удовольствие !!!


TO LIVE FOR PLEASURE
<<Гречка-ин, текэ ярма !!!>>

Неактивен

#6 2008-03-24 16:11:00

Тимур
Кардәш
Откуда: Казан-Азнакай
Зарегистрирован: 2007-12-09
Сообщений: 341
Профиль  E-mail  ЛС  Вебсайт

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Раниль, анла. Ярату ул боек нэрсэ, торле хислэр, кичерешлэр,бэхет хэм шатлык. Тулке кеше очен генэ бирелгэн... хэм безне бер нэрсэ дэ алыштыра алмый. Разум (Алла була минем очен) безгэ туймаслык бэхет китерэ ала. Шуна шатлан гына бу доньяда булганга. Кешедэ булган кичерешлэр, ярата белу, бэхетле итеп хис иту узе зур бэхет. Кеше улми бер кайчан да, юк ул андый нэрсэ. Кеше юкка гына чыга, башка доньяда юк, кеше юкка чыккач ботен хыяллары кире кайтарып булмаслык итеп хавада юкка гына чыга. Шуны эйтэм, син бу доньяда бар икэн, рэхэтлэнеп кал, Разум безнен очен бэхет уйлап чыгарган, э кешелэр кайгыны узлэре уйлап чыгарган. менэ син кемгэ ныгырак ышанасын? Разумга (Алла), эллэ кешелеккэме?
Кеше узенэ узе кайгыны жинел китерэ ала, э бэхетне барлыкка китерэ алмый, бары без аны телэгэн хатле "сорап" ала гына алабыз. Кемнэн икэнен узен анла...

Добавлено спустя     1 минуту   56 секунд:
Нигэ кайгы уйлап чыгарырга, когда бэхет янында, ботен жирдэ?!


Лейсан@ минеке,кагылмагыз!
минем аулак почмагым.
Я в контакте.

Неактивен

#7 2008-03-24 20:38:13

Сынык-Санак
Әдминистрәтер
Откуда: Балтач
Зарегистрирован: 2007-08-18
Сообщений: 561
Профиль  E-mail  ЛС  Вебсайт

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Лэйсэн написал:

Брррр!!!! Ранил, алай ук бик бетерешмэ инде син! Мин, мэсэлэн, улем белэн барысы да бетэчэк, дигэн уй белэн ТАМЧЫ ДА килешэсем килми! sad

Дәлилләп бирә алсаң бәлкем миндә ышаныр идем....


Авылдашларымның киләчәктә дә укымышлы һәм һөнәрле булачагына ышанып,
Балтачка бәхетле язмыш телим!

Неактивен

#8 2008-03-24 22:09:46

qdb
Иптәш
Зарегистрирован: 2008-03-24
Сообщений: 18
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

сәләм.
боларны ишеткәч теркәлдем әле!
кай бер җирдә мон ише нәрсә ишетеп теркәлмәгән идем ә сезгә теркәлдем.

"Дәлилләп бирә алсаң бәлкем миндә ышаныр идем...."

бик гади бер нәрсә бар әле башта. ә син үз фикереңне дәлилләп кара.. "Үзе белән ул барлык идеяларын, ничә еллар туплаган белемен алып китә. Шуның белән шул." дигән.

хәзер шуның белән шул, әмма кайчандыр кайдадыр кешене тергезәчәкләр алла бирса.

Активен

#9 2008-03-25 12:11:31

Сынык-Санак
Әдминистрәтер
Откуда: Балтач
Зарегистрирован: 2007-08-18
Сообщений: 561
Профиль  E-mail  ЛС  Вебсайт

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

qdb написал:

ә син үз фикереңне дәлилләп кара..

Менә шул шул, беребезнекедә дәлилләнмәгән. Шундыктан минеке дөрес, синеке дөрес түгел дип талашып торасы юк, барыбер кеше үз фикерендә калачак һәм аның ул фикерен үзгәртергә бик авыр!

qdb написал:

әмма кайчандыр кайдадыр кешене тергезәчәкләр алла бирса.

Белмим-белмим, кайчан булыр икән соң ул? Сез сүзне клонирование турындамы әллә башкамы? Мин аңлап бетерәмме икән, әйтә алмыйм, әмма клонирование ул бит кешене кире кайтару дигән сүз түгел. Син яңадан туасын, әмма алган белемнәреңне, кайчанда булсаэшләгән эшләреңне яңадан эшләргә кирәк булачак түгелме соң? Менә булсын иде ул, баш миеңне башка бер свежий гәүдәгә утыртып куйсалар һәм күчерү барышында син бер байтта мәгълүматларыңны югалтмыйсың. Шул ук идеялар белән, шул ук эшләрең белән яшәячәксең, әмма гәүдәң генә яңа булачак!


Авылдашларымның киләчәктә дә укымышлы һәм һөнәрле булачагына ышанып,
Балтачка бәхетле язмыш телим!

Неактивен

#10 2008-03-25 12:37:51

Лэйсэн
Кыланчык чыпчык
Откуда: Атнинский район
Зарегистрирован: 2007-08-18
Сообщений: 409
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Сынык-Санак написал:

Белмим-белмим, кайчан булыр икән соң ул? Сез сүзне клонирование турындамы әллә башкамы? Мин аңлап бетерәмме икән, әйтә алмыйм, әмма клонирование ул бит кешене кире кайтару дигән сүз түгел. Син яңадан туасын, әмма алган белемнәреңне, кайчанда булсаэшләгән эшләреңне яңадан эшләргә кирәк булачак түгелме соң? Менә булсын иде ул, баш миеңне башка бер свежий гәүдәгә утыртып куйсалар һәм күчерү барышында син бер байтта мәгълүматларыңны югалтмыйсың. Шул ук идеялар белән, шул ук эшләрең белән яшәячәксең, әмма гәүдәң генә яңа булачак!

Дорес анлагыз эле - синен клонын - ул син тугел инде! Эйе, анын ботен нэрсэсе, хэтта уйлары да синеке кебек булырга момкин, лэкин син инде улэсен, сина тамчы су кебек охшаш клон яшэп кала доньяда! Менэ шул башынны утыртып куйсалар гына))

Неактивен

#11 2008-03-25 16:17:21

PRezident*
Якын дус
Откуда: KazAN
Зарегистрирован: 2008-01-25
Сообщений: 77
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Яшәүнең мәгънәсе турында уйлана башлагансын икән- маладис! Димәк, уже процесс пошел....  Алма пеш -авызыма төш дип утырганда, элбәттә инде в жизни ничего не сможем, ә бәлки даже и не успеем аңларга-брррр.... А клонирование дигәндә, кызык инде бу ученыйларыбыз... Аңлар идем әле үзләре уйлап тапкан "чимал"дан ясасалар. Алар бит КЕМДЕР булдырганыннан нидер маташтырырга уйлый!


'Боже,дай мудрости,чтобы понять мужчину.Дай любви,чтобы прощать его.Терпения-чтобы выдержать его характер.Только сил не давай,а то убью...' big_smile

Неактивен

#12 2008-03-25 18:10:45

tatar16
Кардәш
Зарегистрирован: 2008-01-17
Сообщений: 279
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Тимур написал:

Раниль, анла. Ярату ул боек нэрсэ, торле хислэр, кичерешлэр,бэхет хэм шатлык. Тулке кеше очен генэ бирелгэн...

Килешмәс идем. Хис-кичерешләр хайваннарга да хас. Кешенең хайваннардан аермасы барытик разум, фикер йөртү белүдә.

Сынык-Санак написал:

qdb написал:

әмма кайчандыр кайдадыр кешене тергезәчәкләр алла бирса.

Белмим-белмим, кайчан булыр икән соң ул? Сез сүзне клонирование турындамы әллә башкамы?

Башка нәрсә, клонирование белән бер бәйләнеше дә юк. Вакытын һәм кайда булачагын Аллаһ үзе белә, һәм була ул кыямәт көнендә.

Сынык-Санак написал:

qdb написал:

ә син үз фикереңне дәлилләп кара..

Менә шул шул, беребезнекедә дәлилләнмәгән. Шундыктан минеке дөрес, синеке дөрес түгел дип талашып торасы юк, барыбер кеше үз фикерендә калачак һәм аның ул фикерен үзгәртергә бик авыр!

Сынарга-җиткән-Санак smile, менә үзен уйлап кара. Сиңа сайлау мөмкинлеген бирсәләр кайсысын сайлар идең:
1.бу дөньда гомереңне ничек теләсәң шулай үткәр, әмма үлгәч синең гомерең бетә;
2.бу дөньяда чикләнгән вакыт эчендэ имтиһан үтәсең, һәм бу имтиһан нәтиҗәсенә карап теге дөньядагы гомерең мәңгелек булачак.
Миңа күбрәк икенчесенә ышанасы килә. Йә, ничек булды инде? Есть ли жизнь после родов? smile

Неактивен

#13 2008-03-25 19:22:13

Лэйсэн
Кыланчык чыпчык
Откуда: Атнинский район
Зарегистрирован: 2007-08-18
Сообщений: 409
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Бер кызыклы факт -  кешенен хайваннан аермасы - тормыштан туеп, УЗ ТЕЛЭГЕ БЕЛЭН тормыштан китэ алырга сэлэтле булуында! Мондый эшкэ бер генэ хайван да бармый, бары кеше генэ булдыра ала. Калган аерма дигэннэребез (разум, речь, навыки труда) так или иначе хайваннарда да очрый.

Неактивен

#14 2008-03-25 19:39:26

tatar16
Кардәш
Зарегистрирован: 2008-01-17
Сообщений: 279
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Лэйсэн написал:

Бер кызыклы факт -  кешенен хайваннан аермасы - тормыштан туеп, УЗ ТЕЛЭГЕ БЕЛЭН тормыштан китэ алырга сэлэтле булуында! Мондый эшкэ бер генэ хайван да бармый, бары кеше генэ булдыра ала. Калган аерма дигэннэребез (разум, речь, навыки труда) так или иначе хайваннарда да очрый.

Әйе, разум сүзенең мәгънәсе бик киң, әмма минем әйтергә теләгәнем фикер йөртү белү иде, ягъни способность мыслить логически связанно. Ә ул фикерләр чыннан да бик үк разумный булмаска да мөмкин smile

Неактивен

#15 2008-03-26 00:55:01

qdb
Иптәш
Зарегистрирован: 2008-03-24
Сообщений: 18
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

("Башка нәрсә, клонирование белән бер бәйләнеше дә юк."
әйе шул, нәкъ шулай.)

"Менә шул шул, беребезнекедә дәлилләнмәгән." хәзер бер аз дәлилләп карыйм. менә тормыш барлыкка килү ихтималы 10^10 йылга 10^10 куб километрга бер очрак дип уйлыйк. 10^11 йыл дәвамында 10^11 куб километр матдә ечендә ихтималы инде 100 очрак була. әгәр бу урында һәм бу вакыт аралыгында ул очрак тормышка ашмай икән, тагын 10^10 йыл "көт"еп карарга йә 10^10 км читкә китеп карарга була, анда да барып чыкмаса тагы "көт"ү, һәм әле бу безнең дөнйада ул очрак бер кайчан да тормышка ашмаса андый хәл безнең дөнйага бәйләнмәгән икенче дөнйада була ала. һәм безнең тергезеләчәгебезнең дә кечкенә генә ихтималы бар, һәм кайчандыр кайдадыр ул тормышка аша, алла бирса.

Активен

#16 2008-03-27 04:03:54

tatar16
Кардәш
Зарегистрирован: 2008-01-17
Сообщений: 279
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Лэйсэн написал:

Бер кызыклы факт -  кешенен хайваннан аермасы - тормыштан туеп, УЗ ТЕЛЭГЕ БЕЛЭН тормыштан китэ алырга сэлэтле булуында!

Тырыша торгач искә төште smile. Бар андый хайваннар, китообразныйлар. Мәсәлән, касаткалар, дельфиннар судан сикереп чыгып үләләр. Сәбәпләре билгеле түгел, әмма доказано үз теләкләре белән.

qdb написал:

("Башка нәрсә, клонирование белән бер бәйләнеше дә юк."
әйе шул, нәкъ шулай.)

"Менә шул шул, беребезнекедә дәлилләнмәгән." хәзер бер аз дәлилләп карыйм. менә тормыш барлыкка килү ихтималы 10^10 йылга 10^10 куб километрга бер очрак дип уйлыйк. 10^11 йыл дәвамында 10^11 куб километр матдә ечендә ихтималы инде 100 очрак була. әгәр бу урында һәм бу вакыт аралыгында ул очрак тормышка ашмай икән, тагын 10^10 йыл "көт"еп карарга йә 10^10 км читкә китеп карарга була, анда да барып чыкмаса тагы "көт"ү, һәм әле бу безнең дөнйада ул очрак бер кайчан да тормышка ашмаса андый хәл безнең дөнйага бәйләнмәгән икенче дөнйада була ала. һәм безнең тергезеләчәгебезнең дә кечкенә генә ихтималы бар, һәм кайчандыр кайдадыр ул тормышка аша, алла бирса.

Гафу, кәнишнә, ләкин монда бернинди логика да юк. Урыс әйтмешли, натянуто за уши. Яки Сез 1-2 курс студенты smile, яки математик фәннәрдән ерак.

Неактивен

#17 2008-03-27 09:49:40

qdb
Иптәш
Зарегистрирован: 2008-03-24
Сообщений: 18
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

"Гафу, кәнишнә, ләкин монда бернинди логика да юк. Урыс әйтмешли, натянуто за уши. Яки Сез 1-2 курс студенты , яки математик фәннәрдән ерак."
ничек инде? нишләп? кайсы төше?

10^11=10[sup]11[/sup]

Добавлено спустя     1 минуту   26 секунд:
10^11=10*10*10*10*10*10*10*10*10*10*10.  (11 тапкыр)
10ның 11енче дәрәҗәсе.

Активен

#18 2008-03-27 13:31:56

tatar16
Кардәш
Зарегистрирован: 2008-01-17
Сообщений: 279
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Аңлатып җибәрим алайса smile.

qdb написал:

тормыш барлыкка килү ихтималы 10^10 йылга 10^10 куб километрга бер очрак дип уйлыйк.

Каян чыккан сан бу, шунысы аңлашылмады. Җир йөзендә шулай дип әйтерсез бәлки, ә нигә алайса бүтән планеталарда да тормыш барлыкка килмәгән? Бәлки ул ихтимал вакыт һәм километражга бәйле түгелдер.

qdb написал:

бу безнең дөнйада ул очрак бер кайчан да тормышка ашмаса андый хәл безнең дөнйага бәйләнмәгән икенче дөнйада була ала.

Менә бу җирдә бернинди логика да юк.

Отредактированно tatar16 (2008-03-27 13:35:47)

Неактивен

#19 2008-03-27 20:59:16

qdb
Иптәш
Зарегистрирован: 2008-03-24
Сообщений: 18
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

"Каян чыккан сан бу, шунысы аңлашылмады."
бу сан болай гына, мин аны белмәйм, N дип алыйк, бер зур сан, әйттем бит, ".. дип уйлыйк" дип.

"Бәлки ул ихтимал вакыт һәм километражга бәйле түгелдер."
бер куб километр куб белән икенче куб километр арасында айырма зур инде, әмма бөтен дөнйада уртачасын алып була бит, аннан башка, бик зур үлчәмнәрдә матдә тыгызлыгы тигезләшә икән.
шулай итеп, "теория вероятности" фәнендә гадәттә кулланылганча шундай ихтималлык белән чутларга була.

"Менә бу җирдә бернинди логика да юк."
ничек инде?
(тагы бер тапкыр "әйт"әм:)
бу безнең дөнйада ул очрак бер кайчан да тормышка ашмаса андый хәл безнең дөнйага бәйләнмәгән икенче дөнйада була ала!
безнең дөнйага бәйләнмәгән дөнйа - ул шундый дөнйа ки, анда безнең дөнйа ечендә шушыннан - җирдән кайсы гына йүнәлешкә чыгып киткәндә дә ("любой" йүнәлешкә) ул (теге, безнекенгә бәйләнмәгән) дөнйага барып җитеп булмый, вакыт буйынча да, киләчәктә дә, үткәндә дә ул дөнйа безнең дөнйада түгел.

"километр" дигәнем дә, 10^10 дийевем дә мисал өчен генә саннар, конкрет ничә булувы мөһим түгел. шунысы мөһим: ул ихтималлык бар, кечкенә булса да, мәсьәлән 1000 атомның 10^10 төрле тезелеше бар "ди", шуларның берничәсе - инде "тере" дип атап булырлык. шулай итеп, шул кечкенә генә ихтималлык булганлыктан һәм ул ихтималлыкның тормышка ашу мөмкинлеге үткәнгә йәм киләчәккә таба һәм бик зур йырак аралар ечендә (уңга, сулга, өсткә, астка, алдга, артка таба һәм башкалар) - миллиардлаган километрлар, парсеклар ечендә һәм безнең дөнйага бәйләнмәгән дөнйалар - шулар ечендә - мөмкинлеге булганлыктан, аның гомуми барлыкка килү ихтималлыгы бик зур, 1 гә йакын - йәгъни 100% ка. шулай итеп, үлгәннән соң йокыдан торган шикелле терелеп китәчәгегездә шикләнмәсәгез дә була.

Отредактированно qdb (2008-03-27 21:03:08)

Активен

#20 Вчера 20:18:29

Aрслан-Гречкин
Генерал
Откуда: КАЗАНЬ
Зарегистрирован: 2008-02-07
Сообщений: 74
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

Раниль, менэ гидравликадага бабай сузлэре б-н килишмисен инде...Ул эзрэк тупост эйтеп жибэрэ инде


TO LIVE FOR PLEASURE
<<Гречка-ин, текэ ярма !!!>>

Неактивен

#21 Вчера 21:00:17

tatar16
Кардәш
Зарегистрирован: 2008-01-17
Сообщений: 279
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

qdb написал:

безнең дөнйага бәйләнмәгән дөнйа - ул шундый дөнйа ки, анда безнең дөнйа ечендә шушыннан - җирдән кайсы гына йүнәлешкә чыгып киткәндә дә ("любой" йүнәлешкә) ул (теге, безнекенгә бәйләнмәгән) дөнйага барып җитеп булмый, вакыт буйынча да, киләчәктә дә, үткәндә дә ул дөнйа безнең дөнйада түгел.

Димәк ки безнең дөньяга бәйләнмәгән дөнья юк? Барып җитеп булмагач шулай чыга бит. Булмаган дөньяда тормыш барлыкка килүнең дә ихтималы юк.

qdb написал:

шул кечкенә генә ихтималлык булганлыктан һәм ул ихтималлыкның тормышка ашу мөмкинлеге үткәнгә йәм киләчәккә таба...

Галактикабызның яшәү дәвере җитмәсә, хаос җитсә нишләрбез? smile

qdb написал:

1 гә йакын - йәгъни 100% ка.

1гә тигез берничек тә була алмый, ну никак! Тормыш барлыкка килүнең сәбәбе вакыт белән тирә-араның зурлыгына гына бәйле түгел бит ул, анда башка факторлар да роль уйнарга мөмкин.

Ничек тә булса, урысча әйтмешли, докозательство должно быть научно строгим. Берәр гипотезаны алга сөрәсез икән аны алдан әйтеп узарга кирәк.

Сер булмаса, сез кайсы як татары?

Неактивен

#22 Вчера 23:11:01

qdb
Иптәш
Зарегистрирован: 2008-03-24
Сообщений: 18
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

"Раниль, менэ гидравликадага бабай сузлэре б-н килишмисен инде...Ул эзрэк тупост эйтеп жибэрэ инде"
аңламадым инде.. сезнең укытучымы ул?

"Димәк ки безнең дөньяга бәйләнмәгән дөнья юк? Барып җитеп булмагач шулай чыга бит." - кайда монда логика? ни өчен барып җитеп булмаганга күрә генә "йук" әле ул?

"докозательство должно быть научно строгим" әйттем ич инде.. 10^10 ны N дип аңларга була..
"менә тормыш барлыкка килү ихтималы 10^10 йылга 10^10 куб километрга бер очрак дип уйлыйк." ны болай дип тә әйтеп була: (1 км^3) * (1 йыл) да ихтималлык 10^(-20).. шуны "чиксез" мәртәбә кушкач, чиксез зур сан чыга: 10^(-20)+10^(-20)+10^(-20)+10^(-20)+10^(-20)+10^(-20)+...= (чиксез зур сан)>(1). хәтта 100%тан күбрәк тә чыга.

мин әйткән дәлилне "научно строгий" дип чутламайсыңмы әллә?

"Берәр гипотезаны алга сөрәсез икән аны алдан әйтеп узарга кирәк." - аңламадым.. бу дәлилне мин бер кешедән дә укып әйтмәйм, үзем "самостоятельно" килгән уй. бу һипотеза да түгел, ә дәлил. үлгәннән соң тереләчәгебез инде билгеле нәрсә, борын-борын заманнарда да билгеле булган. күренә ки, мон айырым-ачык аңлашыла торган нәрсә - менә мин килтергән дәлил турында уйлап караңыз, монда әллә нинди хәзерге заман ачышларын белү кирәк түгел. коръән китабын укып караңыз - анда аллаһы тәгалә әйтә: "фикерләп карасагыз..", әмма хәзерге кешеләр коръәнгә ышанмайлар, ә мәктәптә өйрәткән нәрсәгә ышаналар, ә фикерләп карамайлар.

тергезеләчәгебезне аллаһы тәгалә вәгъдә итә.. (минем белевемчә..).

"Тормыш барлыкка килүнең сәбәбе вакыт белән тирә-араның зурлыгына гына бәйле түгел бит ул, анда башка факторлар да роль уйнарга мөмкин."
нәрсә әйтергә инде.. башка факторлар роль уйнарга мөмкин.. "вакыт белән тирә-араның зурлыгына гына бәйле түгел бит ул" - зуррак күләмдә күбрәк төрле атом тезелешләре очрай дип уйларга була ич инде.. хәзерге фәндәгечә ич инде бу.. шулаймы? мәсьәлән син йыракка барган сайын космос буйлап синга гел төрле-төрле ташлар очрап барыр, алла бирса, һәр елементы урнашуы нәкъ бер төсле таш очрамас.. ә кечкенә молекулаларны караганда, алар гел кабатланып барыр, әмма төрле - төрле планеталарга барып җиткән сайын ниндидер икенче төрле молекулалар очрарга мөмкин..

"Галактикабызның яшәү дәвере җитмәсә, хаос җитсә нишләрбез?" - әйттем ич инде, безнең дөнйага бәйләнмәгән дөнйада дип. һәм әле безнең дөнйада да син әйткән хаостан соң йаңадан хәлләр үзгәреп китә ала, алла бирса.

Отредактированно qdb (Вчера 23:12:26)

Активен

#23 Сегодня 11:07:36

tatar16
Кардәш
Зарегистрирован: 2008-01-17
Сообщений: 279
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

qbd написал:

"Раниль, менэ гидравликадага бабай сузлэре б-н килишмисен инде...Ул эзрэк тупост эйтеп жибэрэ инде"
аңламадым инде.. сезнең укытучымы ул?

Игътибар итмәгез. Әлеге дә баягы “лопата” эзли бугай ул big_smile

qbd написал:

коръән китабын укып караңыз - анда аллаһы тәгалә әйтә: "фикерләп карасагыз..", әмма хәзерге кешеләр коръәнгә ышанмайлар, ә мәктәптә өйрәткән нәрсәгә ышаналар, ә фикерләп карамайлар.

Тәәәк, бу минем турында булды бугай. Аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен алдан әйтеп китәм. Миңа кешеләрнең тергезеләчәкләрен исбатлыйсы юк, мин Изге китапта язылганнарга мондый дәлилләргә карый күпкә-күпкә артыграк инанам! Эш шунда ки, фәнни яктан дәлилләргә тотынгансыгыз икән, фән ягыннан гына исбатлагыз.

qbd написал:

мин әйткән дәлилне "научно строгий" дип чутламайсыңмы әллә?

Әйе, нәкъ шулай. Беренчедән, “безнең дөньяга бәйләнмәгән дөнья” дигән терминның нәрсә аңлатканын языгыз, строго научно. Ләкин “барып җитеп булмый” торган итеп кенә түгел. Фәнни яктан барып җитеп булмагач нәрсә була соң ул? Неопределенность? Особая точка? Икенчедән, ул дөньяның барлыгы кем белән дәлилләнгән? Әгәрдә андый кеше бар икән, шул кешегә сылтамасын бирегез, без дә укып карарбыз. Юк икән – шундый дөнья бар дигән гипотезаны күзалдында тотам дип искәртегез.

qbd написал:

...= (чиксез зур сан)>(1). хәтта 100%тан күбрәк тә чыга.

Кеше көлдермәгез инде, зинһар lol . Моны күргәч тавыклар да көләргә мөмкин бит. Нигә икәнен үзегез аңларсызмы?
Сез җавап бирмәдегез, кем буласыз, студентмы? Кайсы фак-т? Сезгә ничек эндәшергә дә белмибез бит...

Неактивен

#24 Сегодня 16:44:01

qdb
Иптәш
Зарегистрирован: 2008-03-24
Сообщений: 18
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

"Фәнни яктан барып җитеп булмагач нәрсә була соң ул? Неопределенность? Особая точка?"
"Фәнни яктан {барып җитеп булмагач} нәрсә була соң ул?" дип аңлайсыдыр инде. "Неопределенность? Особая точка?" - нишләп алай дийәсең? әйтәм бит, дөнйа дийәмен, нишләп "неопределённость", нишләп "особая точка"? бер файдасызга сөйләштереп утырма инде.. барып җитеп булмауга игътибар итмә син алай булгач. күз алдыңа килдер безнең дөнйага охшаган бер дөнйа, ләки безнең дөнйа түгел, икенче дөнйа. мәсьәлән кино шикелле, андагы хәлләргә бик нык каты охшаш хәл чынлап та була ала, ләкин безнең дөнйада ул йук, мәсьәлән.
"Икенчедән, ул дөньяның барлыгы кем белән дәлилләнгән?" - ә йуклыгын дәлилләгән кешене таба алмассыңдыр. "Әгәрдә андый кеше бар икән, шул кешегә сылтамасын бирегез, без дә укып карарбыз." - мин аны белмәйм, ләкин үзем дәлилләп күрсәтеп карармын әле бәлки алла бирса. "Юк икән – шундый дөнья бар дигән гипотезаны күзалдында тотам дип искәртегез." - минем өчен ул һипотеза түгел.
"Кеше көлдермәгез инде, зинһар  . Моны күргәч тавыклар да көләргә мөмкин бит. Нигә икәнен үзегез аңларсызмы?" - аңламадым, үзең әйт, кайсы төшен дөрес түгел дип санайсың.

"Сер булмаса, сез кайсы як татары?"
"Сез җавап бирмәдегез, кем буласыз, студентмы? Кайсы фак-т? Сезгә ничек эндәшергә дә белмибез бит..."
ничек инде белмәйсез? минем "ник" - "qdb".

Активен

#25 Сегодня 23:23:12

qdb
Иптәш
Зарегистрирован: 2008-03-24
Сообщений: 18
Профиль  E-mail  ЛС

Re: Аллага ышану яки яшәү мәгънәсе!

"Сер булмаса, сез кайсы як татары?"
"Сез җавап бирмәдегез, кем буласыз, студентмы? Кайсы фак-т? Сезгә ничек эндәшергә дә белмибез бит..."

минем сайт - http://qdb.narod.ru

Активен

Быстрый ответ

Напишите ваше сообщение и нажмите отправить

Board footer

Powered by PunBB
© Copyright 2002–2005 Rickard Andersson
http://baltasi.ru

[ Generated in 0.184 seconds, 15 queries executed ]

Rambler's Top100 Tatarstan.Net - ��� ����� ����������