Бесплатные гостевые книги MBook
Ищете лучший и недорогой хостинг? Вам сюда!

Язма калдыруыгыз өчен рәхмәт

Олы Чакмак мәктәбенең кунак бүлмәсе


Добавить запись-Язма өстәргә || Поиск-Эзләү || Правила-Кагыйдәләр
Барлык хәбәрләр: 65. Барлык 65 хәбәрдән 1-10 хәбәрләр күрсәтелгән
Бит номеры:     [1] [2] [3] [4] [5] [6] [7] >>
65 Имя: Олы Чакмак сайт администраторы 26 ноября 2009г. в 14:24
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары.
Безнең сайтка кереп хәбәр калдыруыгыз өчен без Сезгә рәхмәтлебез. Ләкин үзегезнең язмаларыгызда мәктәп, мәгариф темасыннан читләшмәсәгез иде. Бәхәс яратучылар өчен башка ысуллар да җитәрлек. Әдәпле генә сүз көрәштерү  өчен безнең чатка рәхим итә аласыз. Саф татар әйтемендәгечә, бер балык башын чәйнәү бәлки җитеп торыр. Киләчәктә кемнең дә булса хәбәрен алып ташларга туры килсә, үпкә белдермәгез.Чүпле ихатаны әзрәк җыештырып торырга кирәк икәнен аңлыйсыздыр.
Комментарии посетителей:
 
  • Динар [url]
    йук инде, алай җайлы гына бетерермен димә.
    26.11.09 15:48
  • Динар [url]
    рәхим итегез: http://qdb.tmf.org.ru/internettansaqlatolgan/2009/2009-11...
    26.11.09 16:04
  • Булат
    Ә бу инде Динар әдәплелек кыйсаларына бөтенләй сыешмый. Администратор ничек хәл итә шулай булырга тиеш. Ә син пиратлылык т.е законсыз кеше кунак китабын копиялисең.
    26.11.09 17:16
  • Динар [url]
    анысы бәлки шулайдыр, әмма админга сабак булсын әле. ул бетергән әйберләрнең кайберсе минем өчен мөһим. болай бетерүне дәвам иттерсә беләсезме ни була: кешеләр бу кунак китабы мондый икән дип монда кермәй башлар. һәм башка кешеләргә дә сабак: караган сайтларыгызны саклатып барыгыз.
    26.11.09 17:39

  • Комментировать
    64 Имя: Булат 23 ноября 2009г. в 03:18
    Динар сиңа соңгы тапкыр кешечә әйтеп карыйм. Син телисеңме, теләмисеңме татар халкы ничек кабул ителгән , шулай язачак инде ул. "Будь добр" синдә безнеңчә яз. Я булмаса, берәр җиргә сәркатип булып кер дә бик тиз өйрәтерләр үзеңне, чөнки ярты республика халкы нәкъ менә синең кебек "дөрес язучылар" аркасында суд юлын таптый инде. Кем өен "оформить"итә алмый,кем җир участогы ала алмый. Чөнки исем фамилияләрендә кемнең ь билгесе юк кемнеңдер  я урынына йа язылган.Гомумән, рәсми документларны рус телендә генә язуны күптән кертергә кирәк инде. Русча укытуга килгәндә, аны яклаган фикерем көннән-көн ныгый гына бара.Русча укыдым дип кенә бер кеше дә урыс булып китми аңа карап.Чынлыкта ул чын кеше, акыллы фикер йөртүче, ике телдә дә аралаша алучы гына булачак. Һәм ташлыйк инде, бу тузга язмаган бәхәсләрне. Мәскәү ни кушса , шул булачак бит.Суверинетет дип ничә ел лаф ордык, ә нәрсә булды соң? Бер ел эчендә конституцияне верткальләштерделәр дә куйдылар. Нәрсә калды аннан? Ул вакытта син кайда идең? Бер тавышың да чыкмады.Ул суверинететтан соңгы истәлек булып паспорттагы өземтә   ("вкладыш") кына калды бугай инде.Анысы да нигә кирәктер, һич аңламыйм. Ул битне ачып та караучы юк бит аның.Әгәр инде паспортның русча язылган битендә "татарин" дип язылса, анысын аңлар идем.Кабатлап әйтәм Мәскәү ни кушса шул булачак. Бүген Сталин кебек берәү властька килсә без куана-куана бу халык дошманы дип хәбәр итәргә йөгерәчәкбез.Ә бит теге заманда да Сталин шәхсән үзе килеп авыл саен халык дошманы барлап йөрмәгән.План бирелгән диярсез. Әйе бирелгән, тик шул план бирергә вәкаләтле түрә аны бирүдән баш тартса, аны гына атарлар иде, Урынына икенчене, өченчене куярлар иде. Ләкин бик күп булса, барлыгы 10 түрәне атарлар иде. Ә болай меңәрләп кырдылар. Әйе бу татар халкына гына кагылмый инде анысы. Мәсәлән Ленинград блокадасында меңәрләгән кеше ачтан үлгәндә, балда-майда йөзеп, көн дә мәҗлес үткәрүчеләр әз булгандыр дип уйлыйсызмы?
    Комментарии посетителей:
     
  • Булат
    Дәвам итеп... Инде килеп татар халкының үтә дә беркатлы, "наивный" икәнен белдерәсем килә. Кара инде быел тырыша-тырыша татар телен икенче дәүләт теле итәргә имза җыеп йөриләр. Итәрләр, тот капчыгыңны!Югыйсә татар халкының бик акыллы: "Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә дигән" әйтеме бар бит. Хет шуны искә төшерик инде.Әле алфавитны латин графикасына күчерү безнең халыкка гына кагыла иде.(Ә икенче дәүләт теле бөтен Россиягә кагыла, ул моңа үлгәндә дә риза булмасы көн кебек ачык) Анысын да рөхсәт итмәделәр. Һәм бер кеше дә алга таба көрәшмәде дә, ризалаштылар да бетте.(Мин түгел көрәшүче, аның өчен табигатЬ тарафыннан шулай яратылган кешеләр бар   .Гитлер, Сталин,Наполеон кебекләрне дә безгә табигать җибәргән бит. Ә менә бер "супертатар" җибәрә алмый ,21 гасырга берне булса да.Менә шулай дуслар!Мине маңкорт дип уйлый күрмәгез тагын. Мин чып-чын татар, милләтемне бик яратам, ләкин мин сукыр түгел. әгәр бала ике телне дә су урынына эчми икән, киләчәктә ул урыс иптәшләреннән бер башка түбән булачак. Һәи иң кызыгы шунда, авыл татар баласын бары русча укытып кына русчага өйрәтеп була. Башкача ул аны өйрәнмәячәк, чөнки авылда рус теле кирәк түгел.Тыныш билгеләрен куеп маташмадым, гафу итәрсез
    23.11.09 03:34
  • Динар [url]
    синең сүзләрең чынбарлыкка туры килмәй, белмәгән кешене бутама, алдама.
    татар телен икенче дәүләт теле итергә йөреү ул бер катлылык түгел, булса да, бер катлылык бит ул начар түгел, ул дөрес, ә күпкатлылык йалганчылык булып чыга бугай ич әле.
    һәм бу мөмкин түгел түгел, алла бирса мөмкин.
    син авыл баласының урысча белмәвен кат-кат әйтәсең, ләкин мин моңа ышанмайм.
    русча укыту турында үз бүлегендә сөйләшик инде.
    бәхәсләрне ташлыйк, мәскәү кушканча булачак дигәннәрең бөтенләй көлке!
    конституцийә елек һәм хәзер ничек булганыны мин белмәйм, кайсы төше нишләде соң улның? ә суверенитет дигән сүзе калган, белүемчә. һәм гомумән ул татарстанның конституцийәсе кемгә генә кирәк соң, ул бит татарстан законы гына.
    23.11.09 08:03
  • Нияз
    Динар. Үткән темага кайтып, мин  үз фикеремдә калам һәм тулысынча Булат белән килешәм. Кунак булмәсендә бер генә кеше дә сиңа теләктәшлек күрсәтми. Бик тиз генә фикерләргә диагноз куя башлагансын. Синең адреска күпме сораулар бирелде, ә җавап юк. Сиңа тагы бер кат әйтәм, имтиханны татарча бирдертмәү милли мәктәпләрнең бетүенә китерәчәк. Шулай ук ничә еллар татарча эшләгән белем йортлары тиз генә русчага күчәргә тиеш була. Укытучыларның үзләренә дә дәүләт телен ныгытып өйрәнергә, барлык дәреслекләрне дә үзгәртергә кирәк булачак.  Ә инде мондый очракта татар  мәктәпләрендә укучы авыл балаларына бик авырга туры киләчәк.  Ә туганнан татарча бишек җырларын тыңлап, татарча гына сөйләшеп, чын милли телдә белем алып, ындыр артыннан ерак китмәгән, гомумән, татар мохитендә генә үскән авыл баласы нишләргә тиеш соң бу очракта? Аның бит әле БДИ дигән сүзе генә дә куркыта. Җитмәсә, урысча тапшыр. Белем юлын әлифба урынына букварь өйрәнеп башласалар да, авыл баласы өчен авыр була әле ул.  Милли-региональ компонентны бетерү, БДИны фәкать рус телендә генә бирү милләтебезне үлемгә китерүе көн кебек ачык. 2010 елда яңа федераль белем алу стандартлары гамәлгә керәчәк. Татар телен – туган телне балага әти-әнисе өйрәтергә тиеш, дип уйлыйм мин. Ә укыганда күбрәк рус телен өйрәнү, белү кирәк. Аны мәктәптә өйрәнмәсәң, өйдә генә, телевизор каршында утырып отып булмый. Чөнки Олы Чакмакта бер генә гаиләдә дә русча сөйләшмиләр. Хәзер күпләр, туган тел авылдан  чыкканчы гына кирәк, дигән фикердә тора   . Европадагы интернациональ мөнәсәбәтләр бөтенләй башка. Франция мәктәпләрендә, гадәттә, инглиз яисә алман телен өйрәнәләр. Инглизләрдә, киресенчә, йә француз, йә итальян телен үзләштерәләр. Европаның югары белем алган кешесе ике-өч, хәтта дүрт телдә рәхәтләнеп сөйләшеп йөри ала. Ә телләр тигез...
    23.11.09 10:06
  • Нияз
    Ә телләр тигез. Боларга карап бит, берсе дә үз телен югалтмый, ә киресенчә. Безгә дә шулардан үрнәк алып, киләчәкне алдан күреп, белемне рус  һәм инглиз телендә тиешле югарылыкта алырга кирәк диеп саныйм.(алдагы язмага сыймаган иде)
    23.11.09 10:18
  • Булат
    татарстанның конституцийәсе кемгә генә кирәк соң, ул бит татарстан законы гына.
    Менә-менә кемгә кирәк соң ул диюче кем әле безнең. Татар халкы өчен амбразура капларга әзер торучы,әздән генә милли героебыз булмаган     (булыр иде дә бер авыл мәктәбе сайты кунак китабында гына моңа ирешеп булмый,митинглар оештырырга кирәк)Динар әфәнде шулай сөйләгәч, ни дисең инде. Русча укыту яклы Булатка ул подавно кирәкмидер инде алай булгач.Ә менә нәкъ шул Татарстан конституциясендә телләр турында язылган. Һәм бары шунда гына закон нигезендә татар телен әзрәк "кешегә" санаганнар инде Динар әфәнде! Ул да булмаса,татарча сөйләшсәң хәзер Казан тирәсендә авызыңа сугарлар иде.
    23.11.09 11:47
  • Нияз
    Татарстан Конституциясендә үзара тигез ике дәүләт теле каралган. «Үзара тигез»дә тигезлек бармы соң? Сүздә — бар, гамәлдә — юк. Дәүләт советында сөйләшү урысча бара. Районда уздырылган күпчелек киңәшмәләр урысча алып барыла. Барлык рәсми кәгазьләр, документлар урыс телендә. Тигез булгач, сөйләшү минимум ике телдә үзара тигез пропорциядә барырга тиеш. Рәсми кәгазьләр, документлар да ике телдә дә тигез күләмдә язылырга тиеш   (баканың да койрыгы булырга тиеш тә бит.....). Зур оешмаларда эшне бары тик урысча сөйләшеп эшләгәндә генә башкарып була. Барлык инструкцияләр, кулланмалар, терминнар урысча язылган. Кемнең татар телендә боларны күргәне бар? Юк шул. Эшкә урнашканда барып татарча гариза язып кара әле, алырлар микән? Телләр турында законнар язылган гәҗит белән башын төйсәң, куркып бәлки алыр...Ә файдасы тимичә өеңә кайтып китәчәгең көн кебек ачык.  Инде саф татар авылларында да татарча язмалар калмады. Сирәк-мирәк кенә кайберсендә әлегә бер “Кибет” дигән сүзне очратырга була. Ә син Динар зурдан кубып монда безгә үзеңчә, татар теле язмасын бозып, нидер аңлатмакчы буласың. Бу көчле һәм зур агым, ә син шул зур елгада бер йомычка кебек кенә күренәсең
    23.11.09 21:27
  • Динар [url]
    бу темага сөйләшү монда да булды: http://chat2.tmf.org.ru/tarih/2009/11/23.html .
    23.11.09 21:43
  • Ильнар.
    Нияз эфэнде белэн тулысынча килешэм. Рус телен тулы бэлмэу, татар кэшэсенэ авырлыклар тудыра, бу торлэ олкэдэ булырга момкин: эщкэ кергэндэме, яки кешелэр белэн аралашкандамы, монын барысы да эhэмиятле. Гафу, татар хэрэфлэре юк, чонки кубесенчэ русча язарга туры килэ.
    23.11.09 23:43

  • Комментировать
    63 Имя: кунак 23 сентября 2009г. в 20:31
    Купчелек мәктәпләр татар мәктәбе диеп  йортелсә дә  математика һәм башка дәресләр урысча укытыла. Чакмак мәктәбендә дә шулай укытып булмыймы? Сез ничек уйлысыз ата-аналар?  Балалар өчен унайлы булмас микән? Хәзер ЕГЭ барыбыр урысча  бирелә.Ә ансыз аттестат алып булмый. Уйлыйк әле!
    Комментарии посетителей:
     
  • милләтпарвәр
    Ә сезнең татар милләтенең киләчәге өчен эчегез пошмыймы?
    23.09.09 22:01
  • кунак
    Татар милләтенең  язмышы хэр гаилэдэ хэл ителэ.Без балаларга ойдэ дорес тэрбия бирмибез  икэн, татар теленэ  мэхэббэт  тэрбияли алмыйбыз икэн моны  мэктэп генэ  узгэртэлми.  
    24.09.09 21:23
  • Булат [url]
    Хөрмәтле кунак! Татар телен болай да бик өнәп бетерми бугай. Юкса бер хәбәрендә әллә ничә хата ясамас иде. Бәлки аның сүзләрендә бераз хаклык та бардыр. Гомеребез буе шул рус телен белмәгәнгә көенеп яшибез бит. Тик менә бу кунак битендә саф татарча язсак татар телен аз гына булса да ихтирам итүебезне белдерер идек. Администратор колагына. Миндәге 3 браузер да сезнең татар хәрефләрен таный бит, проблема кайда. Просто халыкны татарча яздырырга гына күндерәсе бардыр. тел үзгәртү клавишын басырга гына иренүдән килә бу, минемчә.
    24.09.09 23:51
  • Олы Чакмак сайт администратор [email] [url]
    Татар авылы мәктәбендә фәннәрне  русча укытуга күчү мәгънәсезлек булыр дип саныйм. Ә менә фәнни төшенчәләрнең русчага тәрҗемәләрен укытучы балага җиткерергә тиеш дип саныйм. Шәхсән мин үзем шулай аңлатырга тырышам. Ә нигә ЕГЭ биргәндә милли  мәктәптә белем алган укучыларга төшенчәләр сүзлегеннән файдалану мөмкинлеге тудырмаска? Мәгариф министрлыгы шундый мөмкинлек бирсен иде. Төшенчәләрдән кала барлык сүзләрне дә чыгарылыш укучысы аңлый бит.
    25.09.09 21:44
  • Родители
    ЕГЭны вообще бетерергэ кирэк.Пока балалар исэн.Министерство статстиканы карамый микэн эллэ?
    26.09.09 22:43
  • борчулы укытучылар
    ЕГЭ балалардан робот ясый, аларнын фикерлэве болай да юк, алга таба ни булыр...
    26.09.09 22:46
  • Кунак 2
    ЕГЭ турында ни генә сөйләсәк тә, әзерләнергә һәм бирергә кирәк булачак. Болар барысы да югарыдан килә. Фикерли белмәгән бала гади имтиханнарны ничек бирергә тиеш була? Бәлки шуңа җавап бирерсез. Белеме булган укучыларга ЕГЭ куркыныч янамый диеп уйлым. Төшенчәләр сүзлегеннән файдаланганчы аларны белү начар итмәс иде. Бала мәсьәлә чишсенме әллә сүзлек актарып утырсынмы? Вакыт чикләүле бит. Статистикага килгәндә алай ук начар түгел бит. Барлык укучылар да отличник булмый инде ул. Югары уку йортларына кергәндә ришвәт кими. Имтихан бирәсе юк. Сез ничек уйлыйсыз дуслар?  
    27.09.09 08:47
  • Рәшит
    Фикерли белмәгән балалар өчен укуларын дәвам итәргә СПТУлар бик кулай. Бик яхшы белгечлек бирә. Ләкин аларның иркен чикләп дәүләт бер дә дөрес эшләми. Быел ярый СПТУга кабул иттеләр. Ә аныңчы ике ел дәвамында мәктәптә көчкә сөйрәлеп баручы һәм мәктәпне күрә алмас дәрәҗәгә җиткән укучылар тагын шул ук парта артында утырыр өчен урта мәктәпкә барырга мәҗбүр ителделәр бит.
    27.09.09 20:25
  • родители
    кунак 2 без ЕГЭ аркасында улгэн балалар статистикасын эйтэбез
    27.09.09 20:52
  • укытучылар
    кунак 2, сезнен мэктэп системасы турында бернидэ анламаганыгыз куренеп тора, акыллы булып кыланып утырмагыз инде.Бик куп белсэгез укытып карагыз,бер атнадан качасыз бит...
    27.09.09 21:14
  • Кунак 2
    Дуслар. Бездән нәрсә тора соң? Чебен дулап тәрәзә вата алмаган сыман, без монда гына сөйләшеп хәлләр үзгәрер микән соң? Бар да өстән килә. Килешәм, хәр әйбернең алды булса аның арты да була. ЕГЭ га бер күзлектән генә карау һич дөрес булмас. ЕГЭ тапшырган укучылар, хәзерге студентлар, сез ничек уйлыйсыз?
    27.09.09 21:33
  • Я за Вас
    родители, я на 100% согласен с Вами. Кто не информирован пусть хоть прочитают например здесь:  
    http://3522.ru/forum/showthread.php?t=1020
    27.09.09 21:48
  • Радик
    Образование надо давать на том языке, который принят в этой стране. Если преподовать только на татарском языке, то получится что Вы ограничиваете права ребенка на поступление в любое высшее учебное заведение и ставите крест на их мечтах. Переучиваться практически невозможно... ВУЗов, я бы даже сказал кафедр в ВУЗах, обучающих на татарском языке можно пересчитать по пальцам одной руки, и это не самые престижные специальности... Или все родители хотят поставить крест на будущем ребенка?
    Насчет комментария учителей - каждый имеет право на собственное мнение и не стоит навязывать свои собственные представления о мире. Будущее ребенка его не интересует, а переучиваться самому(самой), чтобы обучать на русском языке основные предметы - нет желания!
    Вот и в чем проблема - учителя не хотят сами сделать шаг, зачем, их и так всё устраивает...
    К вопросу о сохранении нации - в Швеции, Норвегии и других скандинавских странах обучение проводится на английском языке, но мы же не говорим что Швеция стала менее шведской... улыбка  
     
    "Национальные черты нельзя преувеличивать, делать их исключительными. Национальные особенности сближают людей, заинтересовывают людей других национальностей, а не изымают людей из национального окружения других народов, не замыкают народы в себе." - Д. Лихачев
    28.09.09 11:32
  • Мансур
    Молодец Радик! Я с Вами на 100 % согласен. Кто не хочет, ищет причину, а кто хочет ищет способы решении.    
    28.09.09 17:15
  • учителя
    Ув.Радик.Никто не ограничивает детей в выборе языка.Из нашей школы несколько уч-ся сделали свой выбор и учаться на рус.языке в соседней школе.Сколько министров учились на татарском языке,тем ни менее...Чтобы знать другие языки надо ХОРОШО знать родной язык.Что вы на это скажете?
    28.09.09 17:35
  • Радик
    Ограничение происходит не на уровне средней школы, а высшего образования. Технического, экономического, юридического татарского языка не существует. Попробуйте объяснить геологу на татарском языке про гидроразрыв пластов. Таких слов не существует в татарском языке, а дословный перевод просто смешон...
     
    Нет книг, языка, профессуры - даже нет просто людей, которые бы без заимствований разговаривали на чистом языке.  
     
    Дети, которые закончат образование на татарском языке получат возможность обучаться или на педагога, или на агронома. Больше не существует ВУЗов, обущающих на татарском языке. Вот где ограничение - у детей нет будущего.
     
    Про большое количество министров, отучившихся на татарском языке - то это стыд и срам. Ни на русском, ни на татарском разговаривать не умеют. В республике около 50% населения русские, а министров, мэров русских по национальности - нет совсем. Этот национализм навязан президентом, который ставит по принципу родства, а не профессиональных заслуг. Вот и выбиваются на посты министров люди, которые даже по своей специальности образования не имеют, хотя в родстве...
     
    Дети в Чекмаке по-русски изъяснятся не умеют, плохо понимают, что говорят по телевизору и когда приезжают в город, то не могут выразить свои мысли. Скоро вместо анекдотов про чукчей начнут рассказывать про татар, учившихся не на русском... То что они имеют хоть какое-то представление о русском языке не заслуга учителей, а просмотр телевизора...
     
    И получается, что дети не знают русского   (не было соответствующего образования), татарский знают только на бытовом уровне   (нет словарного запаса языка) - это задерживает развитие ребенка как личности... А учителя жалуются - неспособные, безинициативные дети пошли...
     
    Кто не знает иностранных языков, тот ничего не смыслит и в своем родном языке  . - И. Гете
    29.09.09 09:25
  • Я за Вас родители
    Радик, Вы очень хорошо и правильно мыслите. Но как понимаю, Вы -русскоязычный татарин, не умеете излагать все это на татарском. Я, например, пишу это сообщение на русском только для того, чтобы Вы понимали. Я не могу уважать тех, кто забыл свой родной язык
    29.09.09 12:47
  • Мансур
    Район гәҗитеннән БДИ турында.
    “Әйе, чыннан да, фән нигезләрен татар телендә өйрәнүчеләр дә имтиханны русча бирергә мәҗбүр булды. Рус теленнән контроль-үлчәү материалларында бирелгән сораулар рус мәктәпләре өчен булган программага нигезләнеп төзелгән булу, рус һәм   милли сыйныфларда укучылар өчен бертөрле минималь балл түбән нәтиҗәләрнең бер сәбәбе булды, дип әйтергә тулы нигез бар.”  (Мөслим районы мәглүмати-методик үзәк методисты Р.Әхмәтова. Авыл утлары газетасы №94)
    29.09.09 12:57
  • Радик
    Мин татарча сойлэшэм, лэкин тулы итеп жавапны урысча гына яза алам...
    29.09.09 13:03
  • Сергей [Красноярск]
    День добрый!
    Прочитал Вашу дискуссию, тема не нова.
    К сожелению редко кто учится на чужих ошибках.
    В свое время на Алтае пошли дальше. Там даже в национальном университете высшую математику преподавали рускоговорящие преподаватели на алтайском языке.
    Эта хрень прекратилась и очень быстро, когда "выпускники" университета начали устраиваться на работу.
    С уважением, Сергей.
    01.10.09 10:07
  • Айгол [email]
    Татарстан мэктэплэрендэ балалар купчелек рус классларында укый...суверенитет алган булдык инде корэшэ-корэшэ...   .игътибар иткэнегез бармы икэн.татарлар жыелышында бер урыс утырса,ботен кеще рус телендэ сойлэшэ башлый,жыелыш та рус телендэ алып барыла.э 1 татар утырган жирдэ беркайчан да урыслар татарча сойлэшмэячэк.уйлагыз эле...
    21.10.09 14:11
  • "Капризная " [Чекмак]
    Эйе русча укытырга кирэк.Беренчедэн -ЕГЭны русча бирэлэр ,Икенчедэн_унверситетка или башка уку йортына укырга поступать иткэн очракта барыбер русча укытачаклар,балага уку авыр булачак бит. Мин моны уземнэн чыгып эйтэм
    24.10.09 12:28
  • Ата-аналар
    РОО хезмәткәрләре. Сез кая югалдыгыз? Уянырга вакыттыр бит...
    24.10.09 14:38
  • Алия
    Рус телендэ укысыннар балалар, ВУЗда русча укыталар, аларга авыр була бит татарча укысалар. Мин үзем 5 нче класстан русча укый башладым хәзер үкенмин, рәхмәтле генә директорга!!! Интектермәгез балаларны!!!
    24.10.09 16:05
  • Булат
    Алия сез хаклы, русча укысалар җиңелрәк була анысы.Тик менә татар теле аннары авылда да кулланылышын югалтачак. Әмма балалар хисабына гына(аларны татарча укытып кына татар телен саклау)шулай ук дөрес булмас инде. Нишләргә дә белмәссең?!Татар теле рус әйтмешли "обречен" микәнни? Хәер, киләчәктә рус телен дә шундый язмыш көтә. Иң отышлы вариант балаларны гомумән инглизчә укытудыр, мөгәен.
    24.10.09 16:31
  • Азамат
    Юк, Булат, мин сезнең белән килешеп бетмим. Мәктәптә русча укыталар дип кенә, татар авылында татар теле нигезен корытмаячак. Татар булып теле ачылган бала өчен телен онытмаска урам, балалар бакчасы, гаиләдә сөйләшүләр бик җиткән. Татарлык югалу авылга түгел, шәһәрләргә яный. Кызганыч, ни кадәрле зарлансак та, татар теленең кирәклеге авылдан чыгып киткәнче генә шул. Ә инглизчә укытуга килгәндә, илебездә ул телне камил белүчеләр бармак белән санарлык. мәктәпләрдә хәтта инглиз теле укытучысы җитмәгәндә, бу хакта хыялланырга гына мөмкин. Ансы бездән соң киләчәк буыннар эше. Инглизчә белмисең дип, хәзерге мәктәп укытучыларын урамга куып чыгарып булмый ич.
    24.10.09 17:35
  • Гость
    Дуслар! Иренмәсәгез кунак бүмәсендәге "Чакмак авыл малае"язган язманы кабаттан укып чыгарга тәкъдим итәр идем. Аңлавымча күпчелек фикерләр шуңа кайтып кала бит.
    24.10.09 17:46
  • Булат
    Азамат, фикерләрегез белән мин дә килешәм, тик шикләнәм.Бөтен язучылар, шагыйрьләр һәм башкалар авылдан чыккан ич инде, килешәсездер. Ә урысча укып язучы булып җитешкән кеше татарча берәр нәрсә иҗат итә алырмы икән соң? Бу бик зур проблема. Дөньяда нишләп бер генә тел булмагандыр. Күпме акча янга калыр иде, күпме проблема чишелешен көтеп ятмас иде. Урыс әйтмешли "что было, то было" инде. Уйларга кирәк. Урысча укыту бик акыллы фикер ул бер караганда. Чөнки китап кибетенә керсәң русча нинди генә альтернатив китаплар, программалар юк. Сайла да эшлә генә. Ә татарның һаман шул бер традицион программа инде   ( Яхин, Казыйханов һәм тагын берничәне искә алмаганда). Хәзерге заман баласын такта янына Буратино рәсеме куеп, Балалар бездә бүген кунакта Буратино дип кенә алдап булмый   ( без өлкән буын гына ышана идек аңа, җүләрләр)Бер караганда көлке ич инде. Русча укытуга күчүне мин тулысынча яклыйм. Ә менә моны ничек итеп татар теленә зыян китермичә эшләргә кирәк икәнен генә әйтә алмыйм. Бәлки телевидение аны саклап калыр һаманда "Син яфрак, мин чәчәк булып тибрәлдек бакчаларда" дигән теманы гына түгел. Ниндидер цивилизованныйрак тапшырулар әзерләп.Югыйсә ТНВ тапшыруларын шәһәрдә гомумән ачып та карамыйлар, авылда аны әбиләр сериал карар өчен генә ача. Ә миңа ул хоккей карар өчен генә. Бүтән анда ала торган әйбер юк!
    24.10.09 17:56
  • Кунак
    2010нчы елдан 9 класс укучылары, мәҗбүри БДИ бирә башлаячак. Имтихан нәтиҗәләреннән чыгып, мәктәп дирекциясе, ата-аналар, рус телендә укыту кирәклеген аңлаячаклар билгеле.  Әзерлекне бүгеннән үк башласак, уңай булмасмы? Моның өчен без ниләр эшли алабыз? Кемдә нинди киңәшләр бар?
    24.10.09 18:25
  • Укытучы
    Моны аңлаган хәлдә дә без үзебез генә нишли алабыз соң? Безнең өстән контрольнең баскычларын санасаң катлы-катлы. Югарыдан иртәгә нигә тагын нимес теленә күчәргә кушмыйлар - без күчәчәкбез. Ә төптән уйлап караганда, моны уку елы уртасында түгел, ә башланганчы, русча дәреслекләр белән тәэмин итеп башларга кирәк. Роно инспекторлары да башларын ватсын иде бераз бу проблеманы чишү өчен. Быел 9нчы сыйныфта мәҗбүри рәвештә рус теленнән электив курс билгеләделәр   (ул ирекле булырга тиеш булса да). Ул гына проблеманы хәл итә алмас билгеле.
    24.10.09 21:41
  • Алия
    Рус телендэ укытырга кирәк балаларны, чөнки ВУЗга укырга кергәч аларга жинелрәк була. Ә ЕГЭны бетерергә кирәк, дөрес балалар роботка әйләнә! ВУЗда укыгыч, анда күбесенчә синең фикерләвеңә карыйлар! Милләтне сакларга кирәк, тик ансы инде икенче проблема!
    24.10.09 14:35
  • Динар [url]
    монда кайберәүләр "дурака валять" итә, моның политика икәнен аңламаганга сабыша, имеш татар теле үзеннән-үзе шулай бетә кебек булып килеп чыга дийәргә була хәтта.
    ә бит урыс теле мәҗбүри укытыла.
    телләрнең йәшәйеше өчен баланс булуы да мөһим, татар теленең өйрәтелүе генә мөһим түгел, урыс телен белү дә мөһим, урысларның татар телен белүе дә мөһим, чөнки болар төрле йакка басып телне саклый торган баланс йасай. революцияга кадәр татарлар ул урысларның университетларына да мәктәпләренә дә болай күп бармаганнар, бер җирләре дә кителмәгән. хәзер дә университетка бөтенләй бармаска була. мәктәпкә барасы килмәгән кешенең дә бармаска хокукы бар бит әле бер уйлап караганда, әмма ул хокук кысыла бит әле, бер уйлап караганда.
    мин уйлайм, татарларга үз мәгариф системаларына кайтсалар да була, йә россия хөкүмәте тарафыннан югары уку йорты буларак лицензияләнмәгән югары уку йорты төзергә. аннары аларны россия, татарстан хөкүмәте эшләренә алмаячаклардыр инде. анда инде бәлки белемле кешене эшкә алмайлар дип хокук дауларга буладыр.
    минем шәхси сайт: http://qdinar.wp.kukmara.ru/  .
    29.10.09 11:02
  • Булат
     
    Цитата:
    революцияга кадәр татарлар ул урысларның университетларына да мәктәпләренә дә болай күп бармаганнар, бер җирләре дә кителмәгән. хәзер дә университетка бөтенләй бармаска була.
    Динар университетларга бармыйча татарлар бөтенләй надан калсын дип әйтәсегез киләме соң сезнең?
    29.10.09 11:08
  • Динар [url]
    йук. университетта бернинди дә тылсым йук, әлбәттә. шул ук китапларны өйдә дә укып була.
    29.10.09 14:27
  • Булат
    Өйдә укыган өчен кем диплом бирә, һәм мин өйдә укыган идем урыслардан качып дип кенә кайда эшкә алалар. Дуңгыз фермасынамы? әллә колхоз көтүенәме?
    29.10.09 14:58
  • Булат
    Цитата:
    монда кайберәүләр "дурака валять" итә
    Монда сез дурака валять иткән кебек тоеласыз миңа.
    29.10.09 15:00
  • Кунак 2
    Динар! Сез үзегез кайсы милләт кешесе соң, Һәм кайда белем алдыгыз? Китапларны "күп укыганыгыз" күренеп тора. Беренче сыйныфтан ук балалар укырга кирәк икәнен аңлый югыйса, илебездә 9 класс белем алу мәҗбүри. Югары белемле милләттәшләребез күбрәк булган саен телебез дә сакланып калачак. Югарыда язылганнарга килгәндә, белемне рус телендә алу зарурлыгы турында бара.
    29.10.09 16:28
  • Динар [url]
    булат, шәхси ешмәкәрләр алырга мөмкиндер бәлки кайбер ешләргә.
    кунак 2 гә:
    уку мәҗбүри булмаса да укырлар бит алар, алла теләсә. мин белемне рус телендә алырга кирәк түгел димәйм, әмма татарларга шул урысча һәм башка телдәге китапларны тәрҗемә итеп һәм үзләре йазып татарча укысалар да була әлбәттә.
    29.10.09 18:21
  • Булат
    Кайбер эшмәкәрләр бәлки эшкә алырлар әле дип өметләнеп ят инде син печ башында табан суырып(т.е. татарча китаплар укып).Озак та үтмәс капка төбендә эшмәкәрләр чираты тезелер, сине эшкә алырга дип. Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә диләр Динар. Монда русча укытуга күчсәк ничек итеп татар телен саклап калу турында берәр акыллы фикереңне әйт "лучше".Кабатлап әйтәм русча укытуга күчәргә кирәк, ләкин шул вакытта татар телен ничек саклап калырга.Әйтерсез сез әнә Минтимер абый Шәймиев татарча укып президент та булган ич дип. Әйе булган, ләкин ул минемчә русчаны да яхшы белгән. Алай булмаса Россия күләмендә күренекле шәхес булып китә алмас иде. Шулай да аның үзеннән сорасаң яхшырак булыр иде. Сайты адресын бирә алмыйсызмы, сорар идем һәм монда җавабын язар идем.
    29.10.09 18:33
  • Динар [url]
    булат, син йалгышасың дип уйлыйм. урыс телен белер өчен алай зурдан кубып бөтен фәннәрне урысча укытуга күчү кирәк тә түгел. ул инде баш мийенә кергән. телевизордан көне-төне керә ала. бер кеше бер 20 көн урыслар арасында йәшәсә ул үзеннән үзе урысча сөйләшә ала башлый. баш мийендә нервылар үзгәртелеп төзелә шул вакытта, шул вакыттан соң.
    әйткәнемчә, математика кебек фәннәр буйынча тест үткәрү өчен урыс теле кирәк тә түгел, математика мәсьәләнең җавабын йазыр өчен дә, аларны махсус тамгалар белән йазып була, урысча йазганда да белергә кирәкле сүзләре әллә ни катлаулы түгел.
    син бөтен татар исеменнән сөйләмә. сезнең мәктәп күчсә тагын бер урыслашканраклар авылы булыр, безнең йактагы мәктәп күчмәс әле алла бирса.
     
    ничек дисең син. инглизләр үз илләрендә барча мәктәпләрдә барча фәнне кытайча укыта башласа һәм ничектер инглиз телен сакларга тырышса да, алар элекке инглиз булмас инде.
     
    әгәр кемдер татарлар урыслар шикелле үк камил итеп урысча йазуларын тели икән, бу дөрес түгел. баш мийендә урын чикле. хокукларны дауларга кирәк. син хаклы булганда куркып торма. аңлашылырлык һәм хатасыз математика һәм химиядән урысча җавап, аңлатма яза белү җитә. аның өчен аны гел урысча уку кирәк түгел. һәм әлбәттә инде дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итергә кирәк. анысы турында бер ни дә әйтмәдең.
    29.10.09 20:06
  • Булат
    Беренчедән Динар кеше язмасын да минем өскә өймә. Ә инде синең баш миенә керүе турында шуны әйтә алам. 38 ел бу якты дөньяда яшим инде. Әле һаман тере урыс белән иркен сөйләшә алмыйм.(мие шундыйрактыр инде аның). Ә менә безнең райондагы русча укыган Саба, Шәмәрдән поселогы балалары русча да сиптерә генә аңлашылмыйча торса татарча да тетмәсен тетә. Ә авыл баласы Казан тирәсенә барса базарда юк кына әйбер алганда да яңа туган кәҗә бәтие сыман бәэлдәп тора. Аны башта сатучы эт итеп сүгә, аннары алдый. теге мескен алдаганнарын белсә дә эндәшә алмый. Чөнки аны ул теле белән барыбер басачаклар. Ярар русча укытмыйк ди мин риза ул чагында авыл балаларының тиешле дәрәҗәдә русча белүләренә ирешергә кирәк.
    29.10.09 20:20
  • Кунак 2
    Динар, сезнең балаларыгыз бармы? Алар нинди мәктәптә укыйлар, Һәм син аны мәктәпкә бирмичә өйдә укытасыңмы? Сездән күп әберләргә өйрәнәчәгенә шигем юк.....
    29.10.09 21:57
  • Нияз
    Мин соңгы елларда үз телләрендә иркен сейләшә торган татарларның саны  кими барадыр дип уйлыйм.  Беренчедән, хәзер авыллар, шул исәптән татар авыллары да, кими бара.  Татар теле барыннан да бигрәк татар авыллары халкы исәбенә сакланып килә. Икенчедән, шәһәрдә яшәүче татарларның, әдәби телләрен үзләштереп, шул телдә иркен аралашканнары чагыштырмача күп түгел. Идарә итү, фән, иҗат өлкәләрендә һәм башка тармакларда хезмәт итүче интелигенция вәкилләренең дә, җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең дә күбесе эш урыннарында рус телендә аралаша, җәмәгать урыннарында, транспортта, урамда да, кагыйдә буларак, рус телендә сөйләшә. Олы яшьтәге һәм урта буын татар кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендә сөйләшсә дә, шәһәр яшьләре һәм балаларының күбесе өйләрендә дә русча сөйләшә. Шәһәрдә туып үскән татар  балалары уку йортларында да, нигездә, русча аралашалар. Ә менә авыл баласына киләчәктә яшәргә уңай булсын өчен рус телендә уку һәм аны камил белү кирәк дип саныйм.
    30.10.09 11:43
  • Динар [url]
    Нияз, мин үз фикеремдә калам. татарча укыйсы. син ялгышасың.
     
    бу темага http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=541дә дә яздык.
     
    Цитата:
    Аны башта сатучы эт итеп сүгә, аннары алдый. теге мескен алдаганнарын белсә дә эндәшә алмый.
    хехе шуның өчен мәктәптә урысча укытырга кирәк дип уйлыйсыңмы. әти-әнисе йә башка кеше ул баланы җитәкләп кире шунда барсын да ул сатучыга бер аз тәрбияви вәгазь сөйләсен.
    30.10.09 14:59
  • Нияз
    Ул баланы җитәкләп кире шунда алып барып шул сатучыга бераз русча вәгазь сөйләр өчен дә бит, рус телен шул стучыдан кимен белмәскә кирәк. Юкса балаң алдында үзеңне эттән алып беткә кадәр сүгеп җибәрәчәк бит. Балаң үсеп үз баласын шулай алып килгән очракта нишләр соң... Телсезләр кебек кул булгап аңлатырмы әллә?
    30.10.09 18:17
  • Алия
    Динар нигэ сез шундый фикердэ? безнен хэзер 21 нче гасыр, яна технологиялэр рус телендэ чыга!!!
    30.10.09 18:32
  • Динар [url]
    Алия. син шпиондыр. син айырмачык кешене бутап утырасың.
    Нияз, сүксә сүксен. Ул сүгүне, минем белүемчә, чын татар кешесе урыс кешесе кебек үк кабул итмәй дә, чөнки ул аны чит телдә сүгә. менә сине берәр ниндәй син белмәгән чит телдә сүксәләр, син аны аңламаска да мөмкин. ул да аны сүксен баласы алдында алайса, "надан, кешене тел белмәгән өчен рәнҗетә" дип, ул хаклы бит, куркып торасы түгел.
    Алия, яңа технологияләр урысча чыкса шуннан ни? урысча чыкса да бит ул 30лап телгә тәрҗемә ителә.
    30.10.09 20:41
  • Булат
    Динар! Синең татарча язуың чын-чынлап татар телен мәсхәрәли, ул гына да түгел бердәм кабул ителгән грамматика законнарына буйсынмыйча үзең теләгәнчә язып син татар теленә карата тискәре фикер уяттырасың. Болай итеп язганчы сиңа рус телендә язуың күпкә яхшырак. Ә үзең татар телен яклап лаф орып йөргән буласың тагын. Үз фикерен әйтүчеләрне шпион дип. Әйе Алия шпион, чамалабрак йөри күр инде. Мәскәүгә әсир итеп алып китүләре бар үзеңне. Сүз уңаеннан, белем.ру дагы минем язмадан кер эзләгәнче   ( төшеп калган нечкәлек билгесе) үзең әзрәк грамоталырак язарга өйрән. Аннары татар теле өчен көрәшерсең. Һәм син көрәшсәң дә көрәшмәсәң дә мин һәм минем балалар аны онытмас инде   ( әгәр аларга русча укырга туры килсә дә).
    31.10.09 09:46
  • Булат
    Егетем беренчедән бу синең сүзләр: мин комсомолга кермәдем шул! ул төштә өтер куясы түгелдер   ("...азчылык, күпчелеккә..."), хәзерге рәсми орфография буенча да, башкача да кирәк тойылмый. һай, бик катлаулы нәрсә күренә бит әле ул азчылыкның күпчелеккә буйсынуы, уйлап кына карасам, чөнки, мәсьәлән, дәүләттәге хакимият, организмдагы нейрон күзәнәкләр азчылык бит.Син дә кеше орфографиясен тикшерсәң инде, татарча 3 сүз дөрес яза белмисең.Аннары бераз гына фикер йөртеп кара әле. Ник синең белән бер кеше дә килешми. Татар халкының синдәйләргә әйтә торган бик "мудрый" әйтеме бар инде. Тик кунак китабында язар өчен артык халыкчан ул. Аннары вакыт-вакыт бу Динар үтә күп укып башына зыян килә башламасын тагын дип куркып та куям.Юкса нейрон күзәнәкләр турында мәгълүматларың шул тиклем фәнни дәрәҗәдә,әрәм булып Кукмарада ятасың.
    31.10.09 10:32
  • Булат
    ҺӘм тагын шуның өстенә шундый наивный да әле син. Наивный дию бик үк дөрес тә килми. Сабый акыллы. Бөтен нәрсәне "Социализм тәтәй, капитализм кәкәй" принцибыннан чыгып әйтәсең. Синдәй "правильныйлар" җир йөзендә күбрәк булса, милиция, укытучылар кебек ләр бөтенләй кирәк булмас иде. Менә дөньялыктагы оҗмах булыр иде малай. Синең бу сүзләреңә тагын ни дип җавап бирәсең инде тагын:әгәр дә инде ул сатучы кирәкмәгән урында ана етне, җенси әгъзаларны әйтсә, "сүгенмә" генә дийегез. "не ругайся, не матерись" дийегез.
    31.10.09 10:38
  • Динар [url]
    "Син дә кеше орфографиясен тикшерсәң инде, татарча 3 сүз дөрес яза белмисең." мин йаза беләм, мин йүри шушылай йазам.
    "Ник синең белән бер кеше дә килешми." бу фикер белән килешмәйм, бер кем дә килешмәй дийеп уйламайм.
    бу соңгы 2 йазмадагы калган сүзләреңә җавап йазып тормыйм, болай да аңлашыла.
    елегрәк әйткән сүзләреңә минем җаваплар http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=541&view=findpo... дан башлап бар.
     
    Цитата:
    Егетем беренчедән бу синең сүзләр:... ул төштә өтер куясы түгелдер     ("...азчылык, күпчелеккә..."), хәзерге рәсми орфография буенча да, башкача да кирәк тойылмый.
    мин ул хатаң турында бәлки
    "Һәм соңгысы: Динар синең нинди генә язмаңны укысам да анда   ..."
    дигән сүзләреңә ачуланып йазганмындыр.
    31.10.09 11:20
  • Нияз
    Динар! Алдагы язмаларда да синең кайсы милләт кешесе икәне һәм башка сораулар бар иде. Ирексездән минем дә бик беләсе килеп китте. Әйе, әгәр Алия шпион булса, сине ваххабит  диеп алып  китү ихтималы бар.
       БДИларны татарча яздырмагач, киләчәктә татар мәктәпләре дә урысча укыта башлаячак дип уйлыйм. Татар теле өйдә, аннары "анаңны..." дип сүгенергә генә яраклы тел икәнен тагын бер кат үзебез раслыйбыз һәм шул хакыйкатьгә пичәт сугабыз әйме? Ә башкача ничек?  Татарча математика, география, физика укып утыру -- чынлап та бредмы? " - эйе, бүгенге шартларда бред. Чөнки институтка баргач, барысы да урысча, фән белен шогыльләнсәң дә урысча, белгечлек алсаң да, бу фәннәрне урыс телендә кулланырга туры киләчәк.  Әйтик берәр лабораториядә "селте" дип язып, документ-отчет тутырып кара инде, булмый. Шуңа күрә бу фәннәрне урысча укырга кирәк. Ата-ана шуны аңлый, шуна да  балаларын бу фәннәрне урысча укытырга омтыла. Хәзер алар синең теорияңне дәвам итсеннәрме инде Динар?  
    Татарстаннан читтәге татар авылларында гомердә дә татарча укыту булмаган - моңа карап анда тел беттеме? Киресенчә, гөрләп яши бирәләр алар. Мисал өчен Пензадагы, Чувашстандагы Кировтагы татар авылларын алырга була.
    31.10.09 12:22
  • Булат
    Без Динар белән монда бәхәсләшеп калган кунакларны куркытып бетердек бугай.Исегез китмәсен дуслар.Шундый кеше инде ул Динар. Аның һәрвакыт үз туксаны туксан. Карны ак дип аңа исбатларга мөмкин түгел. Үлгәндә дә кар кара бит ул дип үләчәк.
    31.10.09 12:27
  • Динар [url]
    Нияз, ул бдиның урысча булуына бер генә йыл булды бит әле. сабыр итергә кирәк инде бер аз. кемдер судка мөрәҗәгать итер алла бирса. ә чынлап торып татарча "вуз"ның булганы да йук. бары тик мәктәптәге иң ахыргы имтихан гына урыслашты, башка нәрсә үзгәрмәде. ахыр чиктә нишләп соң әле ул башка халык уйлап чыгарган "вуз"лар системасын без татарлар кабул итергә тийеш. син ул имтиханга бөтенләй бармасаң, аттестат алмасаң, протест итеп, бер кем дә атып үтермәс аның өчен алла бирса, әмма журналистлар дөнйага хәбәр итеп башка кешеләр татарларны йаклап чыгып йәрдәме килүе бар.
    31.10.09 15:43
  • Нияз
    Динар! Хәзер синең фикеренчә: алма пеш авызга өзелеп төш - диеп көтеп утырырга гына кала. Үзең балаларыңны имтиханга протест йөзеннән җибәрмәссең. Аннары аларның зур шәхес булып үсеп җиткәннәрен, җамгыятьтә үз урыннарын тапканын аллахтан көтеп ятарсың. Бәлки синең кебекләргә азрак файдасы тияр...
    31.10.09 16:17
  • Динар [url]
    ах син аллаһка ышанмыйсыңмы?
     
    сезнең төп хатагызны әйтәм: сез урыс телен беләсез һәм шулай булырга тийеш, ул нормаль дийеп уйлайсыз. әмма чынлыкта урыс теле мәктәптә көчләп өйрәтелә, һәм татарларга ул көчләп тагылган. үзегезне "урыс телен белмим" дип күз алдыгызга килдерегез. нишләр идегез икән. үз татар мәгарифе булыр иде һәм елек булган да, ләкин революцийәдән соң бетергәннәр аны.
    31.10.09 17:51
  • Нияз
    Динар! Аллаһка ышану ышанмау турында  сүз бармый монда   (теманы карарга тәкъдим итәм), ул кешенең шәхси эше һәм әле берәү дә монда рус яки саф татар телен камил белүен әйтмәгән.Чөнки андыйларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмаска мөмкин. Динар фикереңне башкаларга көчләп такканга сине оҗмах ишекләрен ачып каршы алып тормаслар билгеле. Рәсәйдә буын саен дистәләгән милләт бетеп бара. Себердә күпме аз санлы халыкларның теле урыслашты. 2-3 буыннан рәсәйдә,4-5 буыннан соң бөтен доньяда бер тел генә калуы ихтимал.Балаларның укуына килгәндә - БДИ бары тик рус телендә генә бирелү сәбәпле, милли мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына быел дәүләт имтиханнарына гадәти әзерлек кенә аз булачак,  дип уйлыйм.. Хәзер укытучылар алдында балаларны рус телендә сынау бирүгә әзерләү бурычы да тора. Бөтен терминнар, кагыйдәләр – барысы да русча. Билгеле унбер ел буе шулай белем алган балага русча гына имтихан бирүе авыр булачак. Бирүен дә бирер анысы, тик нәтиҗәләре генә түбән булачак.   БДИны бар укучының да тапшыра алуы икеле. Ә белешмә белән генә училищега да керә алмыйлар бит. Бу үзеннән-үзе эшсезләр армиясен тулыландырачак. Ә хөкүмәт яшьләр эшсез йөрмәсен өчен, икешәр югары белем алырга дип тәкъдим итә. Документсыз берсенә дә өмет итеп булмаячак. Бер елдан соң имтиханны тапшырырга мөмкин, диләр. Мәктәп тәмамлап чыгуга бирә алмаганны икенче елга тагын кайсысы гына бирә алыр икән? Кризис вакытында эшсезлек белән бәйле рәвештә БДИны кичектереп тору турында да сүз бара. Менә монысы белән мин дә килешер идем.
    31.10.09 18:28
  • Динар [url]
    сез чашкансыз. нишләп сез российә хөкүмәте, дума, президент сайтларында бдины татарчалаштыруны сорау урынына татарлардан татар мәктәбен урыслаштыруны сорап утырасыз?
    31.10.09 19:18
  • Динар [url]
    мин "жыжы" да теркәлгән, медведев блогында сорыйммы әллә? http://community.livejournal.com/blog_medvedev/ .
    "У многих молодых людей сейчас горячая пора – поступление в вуз", "Обращение к школьникам" дигәннәрендә сорарга буладыр, йә иң йаңаларында.
    31.10.09 20:07
  • Татар малае
    Динар! Безнең авыл көтүендә элек бер меңгә якын сарык бар иде. Менә шулар арасында 2-3 кәҗә йөрер иде. Көтүгә чыккач сарыкларны түгел, ә шул  җүнсез кәҗәләрне көтүдән качмас өчен, көне буе кәҗәләрне саклап, арып, талып  кайта идек. Ни өчендер синең язмаларыңны укып чыкканнан соң, шул мөртәт кәҗәләр исемә төшә.
    31.10.09 20:09
  • Ринат
    Динар. Сезнең татар милләтен саклап калырга тырышуны аңлыйм.Ләкин Рәсәй властьларыннан теләнеп нәрсәгә дә булса ирешеп булыр дип уйлыйсызмы сез?
    31.10.09 20:12
  • Айдар
    Татар мәктәбендэ татар теле һәм әдәбияте булу да җитэ, ничек инде математиканы русча укыйсың ди!Татар телендэ концертлар, чыгышлар,һәм башка мероприятиялар булып тора бит,татар телен белудә шундый чараларның көче зурдыр,математиканы гына татарча укытып,татар телен  кутәреп булмый.Семьяда татарча  сөйлэшергә ,татарча газета-журналлар укырга кирэктер   . Бу мәктәптә узләренә проблема табып, аны зурайтып-кабартып,аннан шуңардан чыгу юлын эзләргә яраталар шикелле.Радикның чыгышын хуплыйм.
    17.11.09 12:51
  • Динар [url]
    Айдар, сезнең шикелле кешеләр өчен поселокларда, шәһәрләрдә бигрәк тә, татарча татар теле белән әдәбийәте генә керә торган мәктәпләр бик күп.
    радикка әйтелгән җавап белән килешәм. радик йазмасындагы фикер белән килешмәйм. бер вакыт мин әле шаккаткан идем нишләп бу швед кешесе форумын инглизчә йасаган икән дип. хәзер менә радик йазуын тагын бер кат укып чыккач аңладым...
    мин бу кунак китабына азатлык сайтында бер мәкалә турысында сылтама йаздым кичә.
    22.11.09 09:38
  • Динар [url]
    мин үзе өр-йаңа форум программасы йасаган программист турында әйтәм. ул кешенең шәхси сайты да инглизчә.
    22.11.09 09:53
  • Динар [url]
    мәктәптә урысча укуга күчү ул үлем. чөнки кешенең теле үзгәрсә ул инде елекке кеше булмай, башка кеше була, димәк елекке кеше үлә, башка кеше барлыкка килә.
    22.11.09 09:55
  • Динар [url]
    Нияз, бред түгел. татарча селте дийеп укып урысча ештә щелочь дип сөйләшү мөмкин. татарча дәреслекләрдә йазма кырыйында ук йазып куйып була селте - щелочь дип. кайбер кабул ителгән әйтү рәвешләрен дә.
    22.11.09 10:18
  • Динар [url]
    нияз, радик сүзләренә, шулай ук татарстан хәзерге мәгариф министры да "югары сыйныфларда татарча укыту нигә кирәк?" дийеп әйткән, имеш, менә шул сүзләргә:
    бу фикер йөретү рәвеше белән уйлаганда югары сыйныф урыслаша да улдан ары шушы ук фикерне урта мәктәп турында әйтеп була, югары сыйныфта бөтен нәрсә урысча, урта мәктәптә татарча укыту нигә кирәк дийеп!
    шулай итеп бу аңгыра йә ашыгып әйтелгән фикер йә башкаларны аңгыра дип уйлап алдаларга маташу!
    22.11.09 13:50
  • Динар [url]
    булатка акча түләйләр дигәндә мин ышанычлы итеп мәктәптә ешләгән өченгесене әйтәм, ул бит инде мон сайтта мон темалар буйынча мәктәп компьйутерындан сөйләшсә дә, ешенгә туры килә. шпионлык өченгесене белмәйм инде. тагын бәлки ул шпион ук түгел ә бары тик урысча мәктәптә укыгандыр, тагы армийәгә барган бугай. радик та урыс мәктәбендә укыгандыр. ә ул урыс мәктәбендә укыганнарның фикеренең шундай булуынга аптырайсы йук инде, волейбол-мазар йарышы карарга барсагыз да күрергә була, һәр кеше дийәрлек үз мәктәбе өчен "җан ата".
    22.11.09 14:05
  • Исмай
    Динар, сер булмаса әйтегез әле. Сез кайсы ил мәктәбендә нинди телдә белем алдыгыз, татар теленең совет заманында ук кергән орфографиясен мәктәптә укыганда ук бозып яза идегезме? Сезнең татар милләтчесе икәне күренеп тора ансы. Татар теленә урыслардан кертелгән я,ю һ.б.хәрефләрен Сез урыска протест йөзеннән язмыйсыз кебек. Һәрхәлдә компьютер сүзен дә "татарчалатып" язуыгыз мине гаҗәпләндерде.
    22.11.09 22:13
  • Динар [url]
    Радик: "Про большое количество министров, отучившихся на татарском языке - то это стыд и срам. Ни на русском, ни на татарском разговаривать не умеют.   ...
    Дети в Чекмаке по-русски изъяснятся не умеют, плохо понимают, что говорят по телевизору и когда приезжают в город, то не могут выразить свои мысли.   ..."
    не знание русского языка для татарина и не стыд и не срам! во вторых татары намного лучше и больше знают русский язык чем русские - татарский! и я не верю в это про детей в чекмаке! сейчас наоборот, каждое следующее поколение все русифицируется и русифицируется, их надо наоборот спасать уже от обучения русскому языку со всех сторон!
    22.11.09 22:39

  • Комментировать
    62 Имя: Илсур 22 ноября 2009г. в 02:44
    Иии, бигрәк кызу бәхәсләр бара икән монда. Көтмәгән дә идем. Хәерле булсын, браво! Мин андый политиканы "Азатлык" радиосы сайтында гына дип уйлый идем: www.azatliq.org Күбрәк булсын иде шундый татарча сайтлар  
     хорошо
    Комментарии посетителей:
     
  • Динар [url]
    матбугат ру ны бер дә ачып караганың йукмы әллә? http://matbugat.ru/ . ә балтаси ру ны? http://forum.baltasi.ru/ . андагы бәхәсләр азатлык сайтындагыдан күбрәк.
    22.11.09 09:58

  • Комментировать
    61 Имя: Булат 19 ноября 2009г. в 16:58
    ну бу студент халкы, ниләр генә уйлап чыгармый?! Саба сайтыннан бер кызык карап үтегез. http://saba-info.ucoz.ru/forum/5-59-1
    Комментировать
    60 Имя: золушка 18 ноября 2009г. в 12:09
    Город: казань
    Исэнмесез, авылашлар!!!
    Эйдэгез  бер темага сойлэшеп алыйк эле.
    Ничек уйлыйсыз Эгэр дэ безнен авылда  
    "Татар дискэтуге"усса??? улыбка
    Комментарии посетителей:
     
  • золушка [email] [казань]
    Дуслар,"хата киткэн" ачуланмагыз улыбка  улыбка  улыбка  улыбка тысячи извинений подмигивание  подмигивание  подмигивание
    18.11.09 12:23
  • Нияз
    Дуслар бу темага кагылышлы  кызыклы сылтама тәкъдим итәм. http://www.vatantat.ru/yashelche/page515.htm
    18.11.09 13:45
  • Капризная
    #
    06.11.09 09:39
    # Капризная
    Чакмак яшьлэре нишлэп ятасыз сез.Клуб ачыла а сез дискотека оештырмыйсыз?Узган атнада чыккан идем русча музыка уйный иде кызлар басып тора ,нигэ биимисез дип сорагач-"Эй туйдырды инде бер торле генэ музыка" дилэр.хэр кайсыгыз узегез диск алып чыгыгыз.Интернеттан музыка рэхэтлэнеп скачать итэргэ була бит.Дискотека сезгэ кирэк бит! вечеринка
    18.11.09 14:26
  • золушка [email] [казань]
    Капризная.Элбэттэ кирэк.Белмим нишлэп Чакмак яшьлэре биемилэр. печальный
    18.11.09 14:41

  • Комментировать
    59 Имя: Булат 2 ноября 2009г. в 19:40
    Дуслар! Моның белән хатын-кызларыбыздан көләргә теләмәдем. Тик... кызык!!!
    http://www.yapfiles.ru/show/7300/79719963bdc272c79a8c1c7c...
    Комментарии посетителей:
     
  • Гадел
    Әллә заман артыннан куу, әллә башкасы. Шофер таныклыгы алмаган хатын-кыз сирәк хәзер. Укытучыларның күпчелеге хатын-кыз булгач машина йөртүчеләр арасында да алар күп. Безнең мәктәп хатын-кызларына күз тимәсен, ирләрдән ким йөртмиләр машинаны. Бу видеода күрсәтелгәннәр безнең кызларга кагылмыйдыр.
    02.11.09 21:04
  • Нияз
    Дуслар! Кәефегезне күтәрер өчен карарга тәкъдим итәм.  
    http://vcechtonado1.narod.ru/happy.html
    06.11.09 09:39
  • Капризная
    Чакмак яшьлэре нишлэп ятасыз сез.Клуб ачыла а сез дискотека оештырмыйсыз?Узган атнада чыккан идем русча музыка уйный иде кызлар басып тора ,нигэ биимисез дип сорагач-"Эй туйдырды инде бер торле генэ музыка" дилэр.хэр кайсыгыз узегез диск алып чыгыгыз.Интернеттан музыка рэхэтлэнеп скачать итэргэ була бит.Дискотека сезгэ кирэк бит! вечеринка
    18.11.09 14:24

  • Комментировать
    58 Имя: Булат 16 ноября 2009г. в 13:17
    Дуслар! Бу дөньяда үлмәсәң әллә нәрсәләр күрерсең. 2025 елга кадәр мәктәптә укучы балалар санын сорарга маташалар бугай отчетта.Күп нәрсәләр күргән бар, ну монысын ук юк иде. Әле бу точно түгел сүзләр генә. Чыннан да бу хәл булса, хәбәр итәрмен, көлеп үләрбез, ичмасам.
    Комментарии посетителей:
     
  • Нияз
    Булат. 2025 елга чаклы яшәргә кирәк бит әле, бездә бүгенге законның иртәгәсе көнгә ярамаганын барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Юкка кайгырма дустым, аныңчы пенсиягә озатырлар бәлки. Яңадан-яңа меңәрләгән законнар чыгар. Әнә бит, халык санын алуны, кризиска бәйле рәвештә кичектереп торырга булганнар. Йөрер идең әле шунда, өйдән-өйгә авылыгызда кеше санап. Әле бит хуҗалыктагы  маллар санын да алмакчылар иде. Кеше санын белмәгәнне, менә хайваннарны ничек санап чыгарлар иде микән?
    16.11.09 17:49
  • Булат
    Нияз. Син мине дөрес аңламагансың. 2025 елда мәктәптә ничә бала буласын кайдан белмәк кирәк? 2003 тән туганнан алып бүгенгесен белеп булыр инде ярар. Димәк, 2016 елга кадәр чамалап булыр. Мин әйтәм аның 2025 елда укырга керәсен кайдан белергә? Ул бит әле 2018 дә генә дөньяга киләчәк. Әллә йорт саен кереп "планнарын" сорап йөрергәме?
    16.11.09 18:53
  • киса
    вот это да-а-а-а, среди учителей, оказывается, тоже бывают разборки. о них же думают по-другому
    16.11.09 19:33
  • Булат
    Киса! Ты по-моему, не туда написал!
    16.11.09 19:47
  • Булат
    Киса, извини, вроде женского рода, стало быть надо было писать "написала"
    16.11.09 21:25
  • Булат
    Иптәшләр! Әти-әниегез кушкан исемнәрне атарга ояласызмы соң сез? Нинди генә исемнәр уйлап тапмыйсыз.Мәсәлән Киса дигән кунакның беренчедән, саф татар булуына һәм аның саф татарча бик яхшы белүенә 100% гарантия бирәм. Икенчедән, аның да үзенең матур исеме бардыр
    17.11.09 08:26
  • киса
    привет,Булатик! давно мечтала обчаться с тобой.
    17.11.09 12:30
  • Булат
    Привет Киса? В следующий раз пиши общаться, ладно? И хватит рисоваться. Знаю же, что ты косишь, написав на русском. Уже дураку ясно, какой русский зайдет в гостевую, которая целиком на татарском языке, при этом быть в курсе  всех событий. И даже понимать спор между учителями. На заметку:учителя тоже люди, и не всегда и не во всем согласны друг с другом. Естественно может возникать спор. Ведь при этом рождается истина.
    17.11.09 12:40
  • Зилә
    Булат! Синең һәрбер җавабыңны укып барам. син шулкадәр барлык өлкәдә дә белгеч кебек күренәсең   ("белгеч" сүзенә үпкәли күрмә). һәр кешенең яхшы якларын  гына күрәсең. минем дә синең кем икәнне беләсем һәм аралашасым килә. синең Кисага  һәм шулай ук башкаларга биргән җавапларың миңа бик ошады.
    17.11.09 13:34
  • Булат
    Зилә, ә кем безгә ныграк аралашырга комачаулый. Моны бик тиз эшләп була: Мишәбаш сайтының http://meshabash.narod.ru форумына теркәләсез дә миңа(администраторга) шәхси хәбәр язасыз. Бу язманы сез һәм мин генә күрә алам. Ә инде бөтен кеше укуын теләсәгез, булган темаларгамы яки үзегез тема ачыпмы, яза аласыз. Менә бит ничек гади. Рәхим итегез! Мин сөйләшергә үлеп яратам.
    17.11.09 14:05

  • Комментировать
    57 Имя: Булат 17 ноября 2009г. в 12:46
    Хөрмәтле коллегалар! Расписаниегызда шуңа игътибар иттем: физкультура, җыр дәресләре ахыргы сәгатьләр итеп куелган. Мин 2 классны карадым.Бездә моның өчен бик каты шелтә алырга була.Дәресләр нагрузкасы да бездә катлаулылык баллы белән төзелә. Чәршәмбе җиңеләйтелгән көн булырга тиеш. Сездә ничекрәк?
    Комментировать
    56 Имя: Эээээхххх 16 ноября 2009г. в 18:57
    Эххххх.....ЕГЭны бетерсеннэр иде!Но аны барыбер бетермиячэклэр!жыенысы......Хэзер инглиз теленнэн генэ ЕГЭны мэжбури куймасыннар иде дип торабыз инде!
    Комментировать

    Бит номеры:     [1] [2] [3] [4] [5] [6] [7] >>

    Яңа хәбәр язарга


    Имя*:
    Email:
    URL:
    Город:
    ICQ:
    Не сохранять в Cookies
    Уведомить об ответе на email
    Не показывать email
    Личное сообщение
          для владельца книги
    Сообщение*: 3000
    цитата закрыть теги
    все коды