Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
Сез дә танышыгыз...

XIX йөз ахыры XX йөз башында Кушлавычта иң матур бина, мәчет мәдрәсә салына.

Олы урамның нәкъ урта бер җирендә матур булып усак, каен, нарат, миләш агачлары үскән бакча сыман бер җир бар. Аның кырында өеның өч бүлеме дә куе сарыга буялган, сары манаралы мәчет күренеп тора. Мәчет янында—мәдрәсә, ә бу мәдрәсәдә Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт балалар укыткан…

Дингә каршы көрәш башлангач, авыллардагы мәчет манараларын кисәләр. 30 еллар уртасында Кушлавыч мәчетен сүтеп, мәктәп итеп үзгәртәләр. Шушы бина 1987 елга кадәр башлангыч мәктәп булып хезмәт итә. Биредә Әтнә районы Күәм авылыннан Сибгатуллина Кәшифә, Әтнә кызы Гатауллина Марзия, Яңа Кишеттән Хәйруллина Разыя, Курсадан Заһидуллина Суфия, Наласадан Ибәтуллина Нурзия, Алабуга районы Морт авылыннан Гәйнетдинова Мәүлихалар белем бирә.

Шаһиева Гөлфия Равил кызы Кушлавыч авылында туып үскән, анда укытучы булу теләге зур була. Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап 1983 елда Кушлавыч башлангыч мәктәбендә укыта башлый. 1987 елда бу мәктәптән ерак түгел, тигез, матур урында агачтан башлангыч мәктәп бинасы сафка баса. Яңа мәктәп бинасында Гөлфия Равиль кызы 1991 елга кадәр эшли, аннан соң аны җирле үзидарә рәисе итеп сайлап куялар.

1991 елдан мәктәптә Арча педагогия училищесын тәмамлаган Шәяхмәтова Рания Фәргать кызы эшли башлый. 1992 елдан мәктәптә ике укытучы белем бирә башлый. Икенчесе—Бикчәнтәев Рәдис, Иске Җөлби авылы егете, Арча педагогия училищесын тәмамлаган.

1997 елда Бикчәнтәев Рәдис башка мәктәпкә күчү сәбәпле, икенче укытучы булып Кушлавыч кызы Шәяхмәтова Нурфия Рафаэль кызы укыта башлый. 1998-2000 елларда мәктәптә Утар-Атыдан Саматова Талия Марат кызы да белем бирә.

2001 елның 27 декабьрендә тантаналы төстә, яңа, зур бинада Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Мәктәп белән бер үк зданиедә «Карлыгач» балалар бакчасы да урнашкан. Мәктәптә заман таләпләренә җавап бирә торган, җиһазландырылган кабинетлар, ашханә, душ бүлмәләре, стандарт спортзал урнашу укытучыларга да, укычыларга да бары тик уңай тәэсир итә.

Хәзерге вакытта мәктәптә 12 укытучы эшли (аларны Сез алдагы битләрдә күрә аласыз). Мәктәптә әлегә 34 бала белем ала. Киләчәктә укучылар саны артачагы көтелә.