Балтач районы, авыл хуҗалыгы, яшьләр үзәге, кешеләр тормышы...
title
Description
Body
Правильно сказал татар
Өзелгән
1)Аллаһның исемнәре һәм сыйфатлары нинди?
2)Бу дөньяда яшәү мәгънәсе, ягни Аллаһ безне нинди максат өчен бар иткән?
3)“Лә иләһә илләллаһ” ның мәгнәсе нинди?
4)Исламның һәм иманның нинди шартлары бар?
5)Аллаһ каршында мөселман саналу өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?
6)Мөселман булу өчен “ Лә иләһә илләлаһ” дип әйтү генә җитәме?
7)Кешене исламнан чыгара торган гәмәлләр нинди?
8)Бөтен кешегә дә намаз уку мәҗбүриме?
9)Мөселман булмаган кешеләр җәннәткә керәме?
Бу сорауларга җавапны белү һәм өйрәнү һәрбер мөселман ир һәм хатын кызга фарыз (мәҗбүри).
Әгәр, үз акылында булган һәм үзен мөселман дип әйткән кеше, мөмкинчелеге булып та, ислам динен һәм шәригәть кагыйдәләрен өйрәнергә теләмәсә, ул кеше имансызга әйләнә. Белгәнебезчә, Аллаһ имансызларга мәңгелек җәһәннәм вәгъдә иткән, ә Аллаһ беркайчан да вәгдәләрен бозмый.
“Раббысының аятьләре искә алынып та, аннан баш тарткан кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Хакыйкатьтә Без җинаятьчеләрдән үч алучыбыз”.
( Сәҗдә сүрәсе, 22 аять) Коръән
“Аллаһ кешеләргә берничек тә золым итми, ләкин кешеләр Аллаһка карышып үзләренә-үзләре золым итәләр”.( Юнус, 44 аять) Коръән
Шуңа күрә, хөрмәтле авылдашлар,
үзебезне һәм якыннарыбызны җәһәннәм утыннан коткару өчен,
бу тормышта һәм киләсе тормышта бәхеткә ирешү өчен, шушы һәм башка сорауларга җавап эзләүдә
һәрберебез тырышлык куерга тиешбез. Үзебездән башка бу беркемгә дә кирәк түгел. Чөнки бу безнең динебез, чөнки бу безнең тормышыбыз, чөнки бу безнең киләчәгебез. Кыямәт көнендә һәр кеше үзе өчен генә җавап тотачак.
Аллага шөкер уңайлы мәчетебез бар, йортлар төзек, өсләр бөтен, тамаклар тук. Болар барысы да Аллаһ биргә
нигъмәтләр. Димәк әле авылыбыз исән чакта, яшьлек һәм саләмәтлегебез булган чакта, акылыбыз аек булган вакытта, туры юлга таба беренче адымнарыбызны ясарга тиешбез. Киләчәккә калдырсак, аннары соң булырга мөмкин.
Боларны тормышка ашыру өчен бердәмлек, бөтенлек кирәк. Бердәмлек булсын өчен бердәм максат һәм бөтен кеше дә (картлар, яшьләр, балалар) үзен уңайлы хис итә торган җыелу урыны кирәк. Бу, җыелу урыны, кибет тә түгел, клуб та түгел, мәктәп тә түгел, ә бу урын - мәчет. Чөнки бу борыңгыдан ук шулай булган һәм Аллаһның ярдәме белән киләчәктә дә шулай булачак.
Өзелгән
Җәмәгәть, бу хәлне Саба белән Шәмәрдәнне чагыштыруда күрсәтеп була. Сабалар Шәмәрдәнне "урыс" дип, үзләрен "татар" дип күкрәк кагалар, әммә мәчетләре буш, яшьләр юк диярлек. Шәмәрдәндә кем генә яшәми, әммә мәчетләрендә яшьләр бар. Икенче мәчет төзиләр инде - ә Шәмәрдән бит ул яртылаш шәһәрләшкән сәбәпле кечкенә генә бер поселок. Балтач һәм Саба кебек зур авыллар түгел. Шәмәрдәндә Газ-да эшли торган урыс-хохоллар да бар, удмурт/керәшеннәр күп (үзләрен урыс дип йөриләр әлбәттә :D ), һәм шул пычрак Шәмәрдәндә дә яшьләр мәчеткә йөриләр, араларында керәшеннәр дә табыла. Ә татар булган Саба йоклый. Нигә шулай?
Өзелгән