Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе
Сез дә танышыгыз...

Мәктәбебездә үткәрелгән кичәләр белән сайтыбызда кимендә айга бер таныштырып барырга планлаштырабыз.

Яңалыклар архивы:

Март-апрель айлары, 2008 ел;

Май ае, 2008 ел;

Ямьле, матур, җылы җәй айлары да инде үтеп бара. Июнь, июль, август айлары җәйге ял, каникуллар вакыты… Ләкин каникуллар дип кенә мәктәбебез белән аерылып тора алабызмы инде без? Юк, әлбәттә!

Укулар тәмамлануга чыгарылыш имтиханнары булды. 9 нчы сыйныфыбыз әлеге сынауларны уңышлы үтте…

Июнь башыннан ук дип әйтерлек мәктәбебездә «Ак каен» җәйге ял лагеры үз эшен алып барды. Лагерьда 20 укучыбыз булды. Алар төрле мероприятиеләр, спорт уеннарында катнаштылар, сәламәтлекләрен ныгытып бик күп яңа һөнәрләр үзләштерделәр.

Шул ук айда зур бәйрәм, авыл күләм «Сабантуй» бәйрәмендә дә катнаштык. Укытучыларыбыз да, укучыларыбызның да күбесе бу милли бәйрәмне оештыруда, концерт программасын әзерләүдә башлап йөрүчеләр рәтендә булдылар. Бәйрәм дә авыл күләм булып кына калмыйча якын-тирә авыллар һәм күрше район кунакларын үзенә җыеп алды…

Бәйрәм итеп кенә йөрмәдек. Мәктәп яны тәҗрибә участогында да җәй буе эш кайнады. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр мул булып өлгерделәр. «Кышка запас» та әзерләп куелды. Әле август ае азагында (28.08.2008) “Республика көне” уңаеннан үткәрелгән район күләм бәйрәмнең мәктәпләр ярминкәсе өлешендә уңышыбызны тәкъдим иттек, чәчәкләр композициясе дә әзерләдек.

Укучыларыбызга, күрше Әтнә районы Яңа Җөлби башлангыч мәктәбеннән безгә 5нче сыйныфка укырга киләчәк сыйныфташлары белән танышу өчен, аталган мәктәпкә экскурсия оештырылды. Анда безне бик җылы итеп, күңел ачу программалары белән каршы алдылар.

Урып-җыю чорында укытучыларыбыз «Тукай» хуҗалыгына басулардан кайткан уңышны эшкәртүдә зур ярдәм күрсәтте, шулай ук механизатор, комбаенчылар өчен агитбригадалар да оештырылды.

Мәктәпне төзекләндерү, чистарту, яңа уку елына әзерләү дә бик уңышлы башкарылды...

Кыскасы җәй айлары бик күңелле һәм бик тиз үтеп китте. Инде матур гына итеп «Белем бәйрәме»н дә үткәрдек һәм мәктәбебезгә, 1нче сыйныфка 5 укучы (4 егет, һәм 1 кыз) кабул иттек.

Яңа уку еллары котлы булсын!

Җәй айларында булган вакыйгалардан берничә күренеш
(калганнары соңрак):

«Ак каен» лагерының
«Дуслык» һәм «Кояшкай» төркемнәре
үзләре белән таныштыра
Сабантуй—милли
биюләр белән
башланып китте...
Яңа Җөлбидә дә безне
күңел ачу кичәсе белән
каршыладылар...
Җәй айларында мәктәп яны тәҗрибә участогында да гел эш кайнап торды
Авыл клубы белән берлектә әзерләнән ял концертларын Кыр Батырлары да үз итте...
“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигәннәрме әле?..
Без дә язын бакчабызга чыгып басып планнар корабыз да, менә шундый матур, мул яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез...